Ринат Мөхәммәдиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: - → – using AWB
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 25:
== Тормыш юлы ==
 
Р.Мөхәммәдиев [[1948. ел|1948]]нче елның 10нчы декабрендә [[Татарстан АССР]]ның [[Мамадыш районы]] Кече Кирмән авылында колхозчы гаиләсендә туа. [[1966. ел|1966]]нчы елда шул районның Түбән Ушмы унберьеллык мәктәбен, ә 1971нче елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннан соң казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары редакторы булып эшли. [[1973. ел|1973]]-[[1976. ел|1976]]нчы елларда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлагач, [[1977. ел|1977]]нче елның февраленнән Татарстан Язучылар союзы органы "Казан утлары" журналы редакциясенең әдәби тәнкыйть бүлегендә редактор булып эшли башлый. [[1981. ел|1981]]нче елның маеннан шул ук журналның баш редактор урынбасары була. [[1979. ел|1979]]нчы елда Мөхәммәдиев филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәрҗә ала.
 
Язучы [[1980. ел|1980]]нче елдан башлап берничә ел Татарстан Язучлар союзыының пария оешмасына җитәкчелек итә, [[1987. ел|1987]]-[[1989. ел|1989]]нчы елларда Татарстан китап нөшрияты директоры булып эшли, Татарстан язучыларының 11нче корылтаенда (1989нчы елның мае) союз идарәсенең рәисе итеп сайлана.
 
Ринат Мөхәммәдиев [[1979. ел|1979]]нчы елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы.
 
{{Writer-stub}}