Фәхри Әсгать: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Timming (бәхәс | кертем)
Викиләштерү
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
{{Викиләштерү}}
| исем =Фәхри Әсгать
| рәсем =
| рәсем_зурлыгы =
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем =
| һөнәр =
| туу датасы =
| туу җире = Алпар, Әлки районы
| гражданлык =
| милләт =
| үлем датасы = [[25 сентябрь]] [[1926 ел|1926]]
| үлем җире =
| әти =
| әни =
| ир =
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
 
 
'''Фәхри Әсгать''' - Татартатар язучысы.
 
==Биография==
Фәхри Әсгать Әлки районы Алпар (Иске Алпар) авылында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә алгач, унике яшендә Казанга килеп, “Мөхәммәдия”[[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенәмәдрәсәсе]]нә укырга керә. Революциядән соң, 1917–1921[[1917|1917]]–[[1921 еллардаел]]ларда, укуын [[Чистай]] шәһәрендә педагогика һәм авыл хуҗалыгы техникумнарында, аннан соң [[Казан авыл хуҗалыгы институтындаинституты]]нда дәвам иттерә. Институтның ике курсын тәмамлагач, авыруы көчәю сәбәпле, ул укуын ташларга мәҗбүр була. Шуннан соң Фәхри Әсгать иҗат эше белән генә шөгыльләнә һәм [[Казан дәүләт университеты]] каршындагы әдәбият түгәрәгенә җитәкчелек итә. Ләкин рәхимсез үпкә авыруы аның сәламәтлеген какшатканнан-какшата барып, [[1926 ел]]ның [[25 сентябрь|25 сентябрендә]], егерме биш яше тулар-тулмас, Фәхри Әсгать вакытсыз вафат була.
==Иҗат==
Фәхри Әсгатьнең иҗат гомере нибары биш-алты ел дәвам итә - ул үзенең иҗат планнарын гамәлгә ашыра алмый кала. Аның тәүге хикәяләре һәм нәсерләре [[1919 ел|1919]]-[[1920 еллардаел]]ларда “Кызыл яшьләр” газетасы һәм “Безнең юл” журналы битләрендә күренә, “Тормыш кочагында” исемле беренче җынтыгы [[1925 ел]]да, ә икенчесе, “Сүзләрдән чәчәкләр” дигәне, авторның вафатыннан соң [[1927 ел]]да басылып чыга. Боларның беренчесенә - тугыз, икенчесенә унсигез хикәя һәм нәсер урнаштырылган. Ләкин шул аз санлы хикәя, нәсерләрдә Фәхри Әсгатьнең язучылык таланты, образлы фикерләү, сюжет кору осталыгына ия булуы, күзәтүчәнлеге, теленең халыкчанлыгы ачык сизелеп тора. [[Гражданнар сугышы]] эпизодлары, авылдагы сыйнфый көрәш, [[НЭП]] заманы күренешләре – болар һәммәсе авторның үткен каләме тотып алган тормышчан детальләр аша хикәяләрдә җанлы, үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Менә шушы хасиятләре белән Фәхри Әсгатьнең зур булмаган иҗат мирасы егерменче еллар башы татар прозасы хәзинәсендә үзенең хөрмәтле урынын били.
 
==Чыганак==
* [http://forum.belem.ru/index.php?s=76a105ee0afbf0745d785d53513cf80a&act=calendar&cal_id=1&code=showday&y=2009&m=10&d=13 Белем.ру]
{{Writer-stubRq|birth}}
[[Törkem:Татар язучылары]]