Вилһелм Кинцл: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 9:
Праһада укыганда укытучысы Крейчи Вилһелмны Байройт шәһәренә, [[Рихард Вагнер]] иҗат иткән [[Нибелунг балдагы|"Нибелунг балдагы"ның]] премьерасына алып бара. Бу вакыйга Кинцлда искиткеч тәэсир калдыра, ахыр чиктә ул хәтта "Грацта Рихар Вагнер ассоциациясе" берләшмәсен оештыра. Соңрак Вагнерчылар хәрәкәтеннән төшеп калса да, композиторның иҗатына мәхәббәте беркайчан да сүрелми.
 
[[1879]] елда Кинцл Аурупада пианист һәм дирижер буларак гастрольләргә чыга. 1883 елда [[Амстердам|Амстердамда]] Алман операсын җитәкли, әмма тиздән Грацка кайта һәм 1886 елда Консерватория каршындагы Штирия музыка җәмгыятен җитәкли башлый. 1890-1891 ел сезонында Һамбургның Шәһәр театрында капельмейстр итеп билгеләнә, әмма 1891 елның гыйнварында аны бу вазыйфадан азат итәләр (тәнкыйтьчеләрнең каршылыгы аркасында). Соңрак ул Мюнхенда дирижерлык итә.
[[Файл:Wiener Zentralfriedhof - Gruppe 32C - Grab von Wilhelm Kienzl.jpg|мини|Вена үзәк зиратында Вилһелм Кинцлның мактаулы кабер ташы]]
[[1894]] елда "Инҗилче" (''Der Evangelimann)'' исемле өченче һәм иң атаклы операсын иҗат итә. Әмма "Дон Кихот" операсы (1897) аның уңышын кабатлый алмый. ''Der Kuhreigen'' (1911) операсы гына "Инҗилче" сыман ук популяр булып ала, әмма бик кыска вакытка гына. [[1917]] елда Кинцл [[Вена шәһәре|Венага]] күчә, ике елдан соң аның хатыны Лили Һук вафат була. [[1921]] елда Кинцл операларының либреттосын язган Һенни Бауэрга өйләнә.
[[Файл:Kienzlgedenktafel.jpg|сулда|мини|Кинцлның Венадагы йортында истәлек тактасы]]
Беренче дөнья сугышы тәмамлангач, Вилһелм Кинцл сәясәтче Карл Реннер сүзләренә көй яза. ''Deutschösterreich, du herrliches Land (Алман Австриясе, син гүзәл ил)'' дип башлана торган җыр беренче Австрия Җөмһүриятенең рәсми булмаган дәүләт гимнына әверелә.
 
Кинцл ачыктан-ачык нацистларны хуплаган. 1938 елда Австрия аншлюсы алдыннан ул [[Адольф Һитлер|Һитлерны]] "дөнья халкын идарә итү өчен туган" "тәэсирле" шәхес дип тасвирлый <ref>[http://tvthek.orf.at/topic/Heute-vor-80-Jahren-Zeitzeugnisse-zum-Anschluss-1938/13869291/Heute-vor-80-Jahren-Zeitzeugnisse-zum-Anschluss-1938/13967697/12-Februar-1938/14253435 Diary entry, Wilhelm Kienzl, Wilhelm Kienzl, Tagebuch, 20. Februar 1938, Wienbibliothek im Rathaus, Handschriftensammlung, Nachlass Wilhelm Kienzl, AN75, Box 53.]</ref>.
 
1926 елдан соң Кинцл зур әсәрләр иҗат итми, ә ун елдан соң, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, композиция эшен бөтенләй туктата.
 
Вилһелм Кинцл Вена шәһәрендә [[1941]] елда вафат була һәм Вена үзәк зиратында җирләнә, каберенә мактаулы кабер ташы куела. Нацистлар чорында вафатыннан соң хөрмәткә лаек дип табылса да, демократик Австриядә 70 ел дәвамында аны сирәк искә алалар. 2007 елда гына Австрия Җөмһүрияте Кинцлның тууына 150 ел тууын искә алып истәлек маркасы чыгара<ref>[https://austria-forum.org/af/Wissenssammlungen/Briefmarken/2007/Wilhelm_Kienzl Geburtstag von Wilhelm Kienzl]</ref>.
 
== Иҗат ==
Вилһелм Кинцл беренче чиратта опера юнәлешендә иҗат итә, шулай ук вокаль музыканы якын күрә. Шушы ике жанр аша ул танылу ала да инде. Аның иң данлыклы әсәре, "Инҗилче" операсы, ''Selig sind, die Verfolgung leiden'' (''Газап чигүчеләр бәхетле)'' ариясе аша күпләргә билгеле. Романтик Вагнердан-соңгы дәвердә Кинцл, [[Энгельберт Һумпердинк]] һәм [[Зигфрид Вагнер|Зигфрид Вагнердан]] кала, иң әһәмиятле опера композиторы да булып тора.
 
Кинцл һәм [[Һуго Вольф]] Шуберт чорларыннан соң иң әһәмиятле җыр композиторлары дип саналалар. Ул "Малайның тылсымлы мөгезе" җыентыгына кергән җырларны да эшкәрткән.
 
== Искәрмәләр ==