Татарстан яшьләре (газета): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 35:
* "Кызыл яшьләр" чәчүдә - 1932.
 
Беренче бишъеллыклар чорында гәзит комсомол күзәнәкләренең хезмәте, яңа эшчеләрнең көндәлек тормышын үзгәртү, аларны профессиональ оешмаларга кертү турында күп яза. [[Иосиф Сталин|И.Сталин]] чорында акландыру, татар кызларын комсомол яшәешенә юнәлтү, ТАССҖда балалар хәрәкәтен үстерү, кечкенә хәбәрчеләрне җәлеп итү белән белән бер рәттән халыкны ''дингә каршы'' коммунистик мәнфәгатьләрдә тәрбияләү зур урын ала. Гәзитнең махсус бүлегендә кара халык, яшь эшчеләрнең беренче казанышлары басыла. Гәзиттә [[Фатих Кәрим|Ф. Кәрим]], Г. Минский, [[Һади Такташ|Һ. Такташ]] кебек танылган язучылар хезмәт итә. Гәзит диварларында [[Фатих Хөсни|Ф. Хөсни]], [[Гадел Кутуй|Г. Кутуй]], [[Әмирхан Еники|Ә. Еники]]<nowiki/>нең беренче иҗади уңышлары дөнья күрә. Сугышка кадәрге елларда гәзит битләрендә [[Кәрим Әмири|К.Әмири]], [[Муса Җәлил|М.Җәлил]], [[Мәхмүд Максуд|М. Максуд]], [[Шамил Усманов|Ш. Усманов]], [[Гомәр Толымбай|Г. Толымбай]], [[Хәсән Туфан|Х. Туфан]], Ш. Шәхретдинов әсәрләрен дә күреп була.
 
=== Бөек Ватан сугышыннан соң ===
[[1941 ел]]да ир-егет хезмәткәрләрне [[Кызыл гаскәр]]гә чакыру сәбәпле гәзит чыгудан туктый. [[1949 ел]]ны «Яшь сталинчы» исеме белән [[ТАССР]] [[ВЛКСМ]] комитеты органы буларак яңадан чыга башлый. Яңа оешкан гәзит хезмәткәрләре арасында Шәрәф Мөдәррис, Г. Хуҗи, Г. Насрый, С. Урайский, [[Ислам Беляев|И. Беляев]], Г. Сагидуллин. Бу елларда гәзит белән [[Мөхәммәт Садри|М. Сәдри]], Д. Фәйзи, [[Нәби Дәүли|Н. Дәүли]], [[Мостафа Ногман|М. Ногман]], [[Галимҗан Латыйп|Г. Латыйп]] кебек таныклы шәхесләр хезмәттәшлек итә.
 
1956 елда гәзиткә "Татарстан яшьләре" исеме бирелә, гәзитнең форматы үзгәртелә, һәм тиражы 15 000 данәгә кадәр арта. Халык хуҗалыгының үстеше, Татарстандагы яңа нефть ятмаларын үзләштерүе, шуңа комсомол яшьләренең зур өлеш кертүе гәзитнең бу елдагы төп юнәлешләрен тәшкил итә. Коммунистик дөнья күреше, социализм тарафларындагы көрәш, социалистик бәйгеләрдә катнашуга өндәү һәм башка бу вакытның иң мөһим пропагандаланган темалары да гәзиттә төп урын ала. Социалистик бәйгеләр арасында:
Юл номеры - 45:
* "Икмәк фронты герое".
 
Елдан ел гәзиттә иҗтимагый, ягъни яшь кешенең эчке дөньясына кагылышлы темалар зур игътибар җәлеп итә башлый. 1960 елларда Сердәш сәхифәсе ачыла. Татар кешесе үзенең кайгылары, шатлыклыклары яки үзенә чишелмәслек сораулары белән киң уртаклашу кыры таба. Бу сәхифәдә [[Фәрит Хәкимҗанов]], Галия Рәимова, Фәрит Галиев эшләп алалар. Бу елларда сәхифәнең үстерүенә иң зур өлеш керткән ике тугрылыклы, озак еллар хезмәт иткән Суфия Әхмәтова белән [[Рина Зарипова]] исәпләнә.
 
=== 1990-нчы еллар ===