Мәгариф (журнал): юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к using AWB |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 26:
Оештыручысы – “[[Татмедиа]]” акционерлар җәмгыяте. Редакция Татарстанның Казан шәһәрендә урнашкан.
“Мәгариф” журналы татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен [[мөнбәр]] ролен үти. Ул - укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы. Алдынгы педагогик фикер булдыруда, “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыруда, белем бирүдә һәм тәрбия процессындагы көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуда актив катнаша.
Яңа методикаларны һәм технологияләрне, мәдәният һәм әдәбият казанышларын тарату, мәгарифне мәгълүматлаштыру, алдынгы технологияләрне куллану, укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеге турында кайгырту, әхлакый, рухи һәм хезмәт тәрбиясе, сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләләре, Русиянең һәм Татарстанның мәгарифкә, тел сәясәтенә кагылышлы законнарын гамәлгә ашыру басманың игътибар үзәгендә тора.
Юл номеры - 49:
Бүген «Мәгариф» журналы 10 меңгә якын тираж белән нәшер ителә. Аны Русия Федерациясенең татарлар күмәкләшеп яши торган күп төбәкләрендә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр яздырып алалар, яратып укыйлар, эшләрендә кулланалар. Аны Бөтенрусия гомумтатар журналы дип тә әйтергә була.
Журнал ничек кенә аталса да, аның юнәлеше, мәсләге үзгәрми. Ул, чорыбыз белән бергә, сикәлтәле юллар үтте, әмма үз кыйбласына тугрылыклы булып калды. «Мәгариф» бүген дә халкыбызның тәрбия һәм сүз сәнгатенә, ана телебезгә, яшәү рәвешебезгә тугрылыклы булып кала, укытучыларга, тәрбиячеләргә мөмкин булганча педагогик-методик ярдәм күрсәтергә омтыла, алдынгы тәҗрибә
Соңгы елларда журнал Мәгариф.РФ электрон журналын, "Мәгариф.Татар теле" кушымтасы кебек басмаларны гамәлгә куйды. Педагоглар әлеге басмалар битләрендә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
|