Кыйссаи Йосыф: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 8:
Бер көнне Йосыф хикмәтле төш күрә. Әтисе төшне бик зур дәрәҗәгә ирешү галәмәте дип юрый, тик абыйлары моны белә. Күңелләре Йосыфка карата явыз ният белән тулып, алар хәйлә белән Йосыфны ташландык коега салалар. Йосыф, коеда өч көн торганнан соң, юлда тукталган кәрванчылар су алганда, аларның чиләгенә ябышып чыга. Аны кәрван хуҗасы Малик Дәгыйр коллыкка ала. Әсәрдә Йосыфның коега ташланып та исән калуы, аның үзенчә аңлы сәүдәгәр кулына төшүе «илаһи көч» белән аңлатыла. Күп маҗаралар белән кәрван [[Мисыр]]га килеп җиткәч, аны фәкать Мисырның вәзире генә сатып ала.
Шушында Мәгъриб иле хөкемдары булган Тәймусның бердәнбер сөекле кызы чибәр Зөләйха, әле үсмер кыз чагында ук, Йосыф сурәтен төшендә күреп, аңар гашыйк булганы билгеле була. Зөләйха төшендә күренгән сурәт иясенең Мисыр газизе, ягъни фиргавен-фараон иленең баш хөкемдары дип уйлый, әтисенә хәбәр итә. Шунда ук хат язып, Мисырга илчеләр җибәрелә, алар газизнең
Мисыр газизе Кыйтфир, мәгълүм булганча, Йосыфны зур бәһагә сатып алып кайтып,
Йосыф төрмәдә унике ел үткәрә. Бу арада элекке фиргавен һәм аның вәзире Кыйтфир үлеп, тәхеткә яшь мәлик Рәййан утыра. Ул бер гаҗәп төш күрә, Йосыф аңа шушы төшне аңлата. Рәййан Йосыфны зинданнан чыгарта, аны баш вәзир итә. Зөләйха исә һаман Йосыфны онытмый. Бер көнне, алар очрашкач, карт, гарип Зөләйха Йосыфка үзенең кем булуын әйтә. Йосыф аның бу хәленә гаҗәпләнә, хәтта ышанып бетми. Зөләйха үз сүзләренең хаклыгын исбатлар өчен аның камчысын сорап ала, шул рәвешчә, Йосыф Зөләйха хисләренең ихласлыгын, сүзләренең тугърылыгын аңлый. Кодрәтле хөкемдарга тәңредән
Йосыфның «ашатучы», «азык бирүче» дигән шөһрәтен ишеткән туганнары да икмәк алырга киләләр. Йосыф, үзен белгертмичә, аларны төрле кыен шартларга куеп сыный; аннары, хәйлә корып, үзе белән бер анадан туган Ибне-Йәминне алардан аерып ала. Ул абыйларын гафу итеп, җәзалап үтерү алдыннан бәйләнгән күзләрен чиштерә. Алар Йосыфны танып алалар — унбересе дә аның алдында тез чүгәләр. Йосыфның исәнлеге хакындагы хәбәр Кәнгангә җитә. Улының күлмәген йөзенә сөртүгә, карт Йагъкубның сукырайган күзләре яңадан ачыла.
|