Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 47:
 
== Башлангыч чор ==
[[1920-еллар]]га хас булганча, Шәрыкны өйрәнү буенча яңа җәмгыять һәм оешмалар барлыкка килә. Татар халкының дәүләтчелеген торгызу милли мәдәният өлкәсендә тикшеренүләр үткәрергә этәргеч була. Шуңа күрә төбәкне өйрәнүнең төрле тармаклары белән шөгыльләнгән кайбер белгечләрнең эшчәнлеге бердәм оештырылган үзәк булдыруны таләп иткән. Анда фәндә булган иң әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышу, киңәшләшү һәм татарчылык буенча чираттагы мәсьәләләрне эшләп чыгару фаразланган. Шундый үзәк булдыруга [[1922 ел]]да беренче адымнар [[Шәркыятьчеләр җәмгыяте]] каршында [[РәсәйнеңРусиянең Көнчыгышын өйрәнү буенча Татарстан республикасының Фәнни җәмгыяте]] булдырылгач ясала. Тиздән [[Шәркыятьчеләр җәмгыяте]] ябыла, ә аның каршында булдырылган җәмгыять [[ТАССР халык мәгарифе халык комиссариаты]] карамагындагы [[Гыйльми Үзәк]] каршында Татарны гыйльми өйрәнү җәмгыятенә үзгәртелә. Аның беренче тантаналы утырышы [[1923 ел]]ның [[30 май|30 маенда]] татар һәм рус галимнәре катнашында үткәрелә. Шул сәбәпле нәкъ әлеге дата Татарны гыйльми өйрәнү җәмгыятенең барлыкка килү датасы дип карала, әмма [[Фәттахова Г.Ә.]] һәм [[Рамил Вәлиев|Вәлиев Р.К.]] үзләренең хезмәтендә башка датаны да атарга мөмкинлеген искәртәләр. Алар фикеренчә, 1923 елның апрелендә Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятен оештыру буенча уздырылган комиссия утырышында түбәндәге нәтиҗә чыгарыла: Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте программасына кертелергә тиешле мәсьәләләр тулысынча Казанда РәсәйнеңРусиянең Көнчыгышын өйрәнү буенча фәнни Җәмгыятьнең мәсьәләләре булып торалар. Эшчәнлекне тикшергәч, комиссия Рәсәйнең Көнчыгышын өйрәнү буенча фәнни Җәмгыятьненең атамасын Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенә үзгәртергә, дигән карар чыгара. Шул рәвешле, җәмгыятьнең барлыкка килү датасы дип [[1923 ел]]ның [[22 апрель|22 апрелен]] дә атарга була.
 
Әлеге чорда татар халкын гыйльми өйрәнү буенча тулы һәм бөтен тикшеренү институты булдыру адымнары да ясала. Аның төп бурычы татар тарихын тикшерү һәм саклау белән җитәкчелек итү була. 1923 елның мартында Гыйльми үзәктә уздырылган киңәшмәдә шундый нәтиҗәгә киләләр.
Юл номеры - 66:
Ул җыелышларда Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенең эшләү юнәлеше билгеләнә һәм түбәндәге план кабул ителә:
# Тарих буенча эшләү
# Статистика һәм иктисадикътисад буенча эшчәнлек
# Әдәбият буенча эшләү
# Сәнгать өлкәсендә эшчәнлек
Юл номеры - 74:
Болар барысы да эш планы шактый күпъяклы һәм киңкүләмле булганын ачык күрсәтә. Әмма ләкин Җәмгыять үзенең гамәли эшчәнлегендә әлеге программаны тормышка ашыра алмый кала. Беренче урынга заманның актуаль мәсьәләләре куелса да, бастырылган материаллар күбрәк тарихны өйрәнүгә багышланган.
 
Җәмгыятьнең эшчәнлеге матди нигез булмау белән авырлаша. Нәкъ әлеге фактор [[Казан Кирмәне]] М. Г. Худяков тарафыннан аның планы инде төзелгән була) яисә болгар харәбәләре урыннарында археологик эзләнүләр үткәрергә комачаулый. Шуның белән бергә, бу авырлыкларга карамастан, кайбер нәтиҗәләргә ирешелә. Беренчедән, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте рәисе Н. Н. Фирсов татарлар һәм Казан төбәге тарихына кагылышлы материаллар белән танышу максатыннан Мәскәү һәм Ленинградка сәфәр кыла. Мәскәүдә ул Үзәк Дәүләт Архивында Идел буе татарлары тарихы буенча документларны нөсхәләү бәхетенә ирешә. Икенчедән, М. Г. Худяков Татарстан Республикасының археологик картасын төзи. Болардан тыш, [[Галимҗан Ибраһимов|Г. Ибраһимов]] татарлар турында яңа тарихны, массачыл көрәш тарихын, XX гасырда татарлар арасында инкыйлаби һәм эшчеләр хәрәкәтен өйрәнү эшен башлый. Г. Гобәйдуллинның бик зур хезмәт көче белән татар халкы тарихын өйрәнү буенча библиографик күрсәтмә төзелә.
 
== Җәмгыятьнең активлык чоры ==