Икмәк музее (Болгар): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тасвирлама: clean up using AWB
Юл номеры - 28:
Хуҗалык эшчәнлеге белән бәйле [[археология]] ядкәр-комарткылары (''артефактлар''), [[этнография]] предметлары, документлар һәм видеоматериаллар [[Бронза гасыр|бронза]] һәм [[Тимер гасыр|тимер]] гасырларда кулланылган ''казу таягы'' һәм ''китмәннән'' алып [[урта гасырлар]]да барлыкка килгән ''сука'' һәм хәзерге заман [[авыл хуҗалыгы]] машиналарына кадәр булган [[игенчелек]] үсеше һәм игенчеләрнең эш [[корал]]лары яхшыру тарихын күрсәтергә мөмкинлек бирә<ref>[http://www.komandirovka.ru/sights/bolgar/museum-hleba/ Музей хлеба, Болгар.] Командировка.ру, 02.06.2017</ref>.
 
Күргәзмәдә [[Идел буе Болгары]] чорына аерым игътибар ителә. [[Болгар]] шәһәрлеге территориясендә алып барылган археолоик казынулар вакытында табылган [[авыл хуҗалыгы]] [[корал]]ларының өлешләре, сошниклар, {{comment|төрән|русчаурысча: лемех}}, [[сабан]] кискечләре, урып-җыю һәм игенне эшкәртү кораллары [[Татарстан]] җирлегендәге [[игенчелек|иген игүнең]] тарихи тамырлары турында сөйли. Күргәзмәнең иген игүчеләргә багышланган иң чагу өлеше — [[Сабан туе]] бәйрәме.
 
Күргәзмә [[игенчелек|иген игүченең]] авыр хезмәте, [[авыл]] эшчәннәренең көндәлек эш-мәшәкатләре турында сөйли. Күргәзмә интерьерында шулай ук [[астрономия]] белеме тарихы, иген игү системасының һәм [[агротехника]]ның камилләшүе тарихы да урын алган. Әлеге бүлекнең үзәгендә торучы кунакчыл өйнең ипи-тозлы өстәленең җыелма образы музей белән танышучыларны заманча технологияләр аркылы [[Татарстан халкы|Татарстан халыклары]]ның камыр [[ризык]]лары белән таныштыра. Камыр ризыкларының рецептларын да алырга була.