Туфан Миңнуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
артык билгеләрдән чистарту
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 62:
Туфан Миңнуллин пьесаларының уңышы аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы фәлсәфи категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять Һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, туган җиргә, Ватанга тугрылыгы, үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара.
 
Туфан Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Аның сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым-тугайларым» һ. б.), [[Үзбәкстан]]ның [[Мөкыйми исемендәге дәүләт музыкаль театры]]нда («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм [[Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театры]]нда («[[Әлдермештән Әлмәндәр]]») зур уңыш белән барды. «[[Әлдермештән Әлмәндәр]]» моңсу комедиясе шулай ук [[Шкетан исемендәге Мари дәүләт драма театры|Шкетан исемендәге Мари дәүләт]], [[Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма театры|Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма]], [[Мурманск]], [[Новокузнецк]], [[Әстерхан]], [[Горький]], [[Мичурин]] һ. б. шәһәрләрнең русурыс драма театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе [[Дагыстан]]да [[С.Стальский исемендәге Лезгин дәүләт драма театры|С.Стальский исемендәге Лезгин]] һәм [[Ә.Капиев исемендәге Лак дәүләт драма театры|Ә.Капиев исемендәге Лак]] дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде.
 
=== Авыл темасы ===