Рафаэль Сафин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
SV210874 (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 25:
'''Рафаэль Сафин''' — [[башкорт теле]]ндә иҗат иткән [[татар]] [[шагыйрь|шагыйре]], [[драматург]].
 
Рафаэль Әхмәтсафа улы Сафин [[Башкортстан]]ның [[Кыйгы районы]]ндагы [[Еланлы (Кыйгы районы)|Еланлы]] исемле татар авылында туып үсә. [[Өфә|Уфа]]га күчеп килгәч, 9нчы санлы мәктәп-интернатта, аннан соң [[Уфа сәнгать укуханәсе|музыка училищесында]] укый ул. Әмма шул елларда ук татар егете әдәби иҗатка да тартыла башлый һәм, училищены тәмамлауга ук, [[Мәскәү]]дәге [[Максим Горький]] исемендәге Әдәбият институтына укырга керә.
 
[[Өфә|Уфа]]га әйләнеп кайткач, Рафаэль Сафинның бар гомере әдәби иҗатка һәм журналистикага багышланды. [[1956 ел]]да аның «Тормыш кушуы» дип исемләнгән беренче җыентыгы дөнья күрә, аннан соң аның дистәләрчә китабы басылып чыкты. Төрле газеталарда һәм журналларда эшләде Рафаэль Сафин һәм [[Башкортстан Язучылар берлеге]] идарәсе рәисенең урынбасары вазыйфаларын да башкарды.
 
Рафаэль Сафин үзен оста драматург итеп тә танытты. Аның «Янбикә», «Тилекәй», «Газизәкәй балдыз», «Кыр казлары» дигән пьесалары буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр озак еллар төрле театрларның репертуарыннан төшмәде.