Емельян Пугачёв: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 33:
Көнгер өязенә кадәр барып китәргә ниятлиләр. Әмма бу чорда бөтен Кама буен Уралдагы заводларга йөреп эшләүдән баш тарткан крестьяннар фетнәсе чолгап алган була. "Алып сатарлар"ның юлы уңмый hәм алар Дон буена буш кул белән генә кайтып китә.
 
1769 елда Емельян [[урыс-төрек сугышы]] башлануга ике ел буена шунда катнаша. Авырып китү сәбәпле [[1771 ел]]да туган җиренә – [[Дон елгасы]] буендагы Зимовейская станицасына кайтып төшкән хорунжий /кече офицерәфисәр/ Пугачевны казакларның югары хакимият вәкилләре ат урлауда hәм [[Кубань]]га качарга җыенуда гаеплиләр. Пугачев, чыннан да, [[Терек]] елгасы буена качып китәргә омтылыш ясый. Хакимият вәкилләре аны шуның өчен кулга алалар. Ләкин Пугачев ике-өч мәртәбә алар кулыннан качып котыла hәм бай казакларның үзен иректә калдырмаячагын аңлагач, бөтенләй Польша җиренә китәргә ниятли.
 
Польшага киткән качакларны патшабикә [[Екатерина II]] тарафыннан гафу итү турында указ чыгарылуга, Пугачев Добрян форпостында [[паспорт]] ала. Польшадан Русиягә чыккан качакларны Екатерина Идел аръягында, [[Ыргыз]] елгасы буенда нигезләнергә чакыра. [[Казан губернасы]]на килә. Үзе тотып йөргән староверларны [[Ырынбур губернасы]]на күчерелүләрен белеп, Емельян башта шунда барып чыга, аннары паспорт алып, [[1772 ел]]ның көзендә Ырынбур губернасындагы [[Мәчетле бистә]]дә оялый.
Юл номеры - 70:
[[Екатерина II]] баш күтәрүчеләргә каршы зур гаскәр җибәрә. Царицын шәһәреннән ерак түгел бер урында Пугачев патша гаскәрләре тарафыннан җиңелә. Аны тотып алалар, богауланган хәлдә тимер читлеккә ябып, Мәскәүгә китерәләр һәм җәзалап үтерәләр.
 
Тиздән Пугачев "җинаятьләр"ен Екатерина тарафыннан оештырылган "законлы тикшерү" башлана. Яу башында ук Пугачевның көрәштәшләренә әверелгән Зарубин-Чика, Падуров, Закладнов, Горшков, Караваев, Тимофей Мясников, Василий Плотников, Караваев, Иван Почиталин кебек Җаек казаклары, юлбашчыны кулга алып карательләргә тапшырган хыянәтчеләр, "падишаh"ның беренче hәм "икенче" хатыннары Софья белән Устинья, балалары Трофим, Христина, Аграфена, шулай ук Вәлит Торнов, Астафий Долгополов, И. Мамаев, Илья Аристов, хыянәтче дворян офицеры[[әфисәр]]е Михаил Шванович, татар каhарманнары [[Канзафар Усаев]], [[Каранай Моратов]] hәм [[Идеркәй Мәхмүтов]] - барлыгы 40-ка якын кеше - "хакыйкатьне ачыклауда ярдәм итү өчен", Мәскәүгә китерелә. 18 ноябрьдән алып 5 декабрьгә кадәр аларның hәркайсы тикшерүчеләр каршында Пугачев белән очраша, күрсәтмәләр бирә. 19 декабрьдә "тикшерү" тәмамлана. Генераль-прокурор А. Вяземский, генераллар П. Панин, А. Глебов, М. Мартынов, П. Потемкин, 10 сенатор, тагын әллә никадәрле графлар, кенәзләр катнашында 29-31 декабрьләрдә Мәскәү Кремленың тәхет залында /!/ суд үткәрелә. 1775 елның 9 январенда хөкем карары игълан ителә.
 
[[Файл:Казнь Пугачёва. А.И.Шарлемань.jpg|300px|thumb|right|А. И. Шарлемань картинасыннан гравюра (XIX гасыр уртасы)]]