Габделәхәт Чинкин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 30:
1961-65 елларда [[Казан ветеринария институты]]нда эшли. 1967 елдан – [[Казан педагогика институты]]ның анатомия һәм физиология кафедрасы каршында аспирантурага керә. [[Осман Курмаев]] җитәкләгән лабораториядә тәҗрибәләр ясый, шулар нигезендә 1971 елда кандидатлык эшен яклый. 1976 елдан кафедра мөдире. 1991 елдан [[Кама физик культура институты]]нда медицина-биология фәннәре кафедрасы мөдире, ректор урынбасары, 2005 елдан — ректор. 2010 елда уку йорты Казанга күчерелгәч, Идел буе спорт һәм туризм академиясенең анатомия һәм физиология кафедрасы мөдире булып эшли.
 
Барлыгы 135 хезмәт бастырган, аларның 4се – [[дәреслек]], 3се – монография. Гомуми һәм спорт физиологиясе буенча лекцияләр укыган, аспирантлар эшләрен алып барган.
 
Озак авырудан соң 2016 елның 3 июнендә Казанда вафат була. Кабере Казанның [[Арча зираты]]нда.