Ибраһим Нуруллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Биография: clean up using AWB
Юл номеры - 31:
И. Нуруллин әдәбият мәйданына иң әүвәл хикәяче-прозаик буларак килә. Аның беренче иҗат җимешләре: "Ана тойгылары", "Рәхмәтулла абзый", "Кунакта" һ.б. Соңрак аны Г.Тукай иҗаты кызыксындыра башлый. "Тукайның әдәби пародияләре" ([[1948 ел|1948]]), "Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләләре" ([[1953 ел|1953]]), "Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты" ([[1955 ел|1955]]) кебек мәкаләләре, шулай ук [[Фатих Әмирхан]], [[Шәриф Камал]] иҗатларына, әдәбият тарихының һәм агымдагы әдәби процессның аерым проблемаларына багышланган хезмәтләре белән илленче елларда ул үзен әдәбият белгече-тәнкыйтьче итеп таныта.
 
Алтмышынчы-җитмешенче елларда галим татар әдәбиятында иҗат методлары һәм әдәби юнәлешләр, критик реализмның туу һәм үсү мәсьәләләре турында теоретик гомумиләштерүләргә бай булган монографияләрен яза һәм татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, әдәбият белеме буенча берничә [[дәреслек]] һәм методик кулланма китабын бастырып чыгара ("XX йөз башы татар әдәбияты", "Әдәбият теориясе" һ.б.)
Әдәбият белеме һәм тәнкыйте өлкәсендә актив эшләү белән бергә, илленче еллардан башлап И.Нуруллин әдәби әсәрләр язуга игътибарын көйчәйтә. Ул балалар өчен бер төркем хикәяләр иҗат итә, юмор-сатира һәм драматургия жанрында көчен сынап карый.