Гариф Галиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
к алып атылганны кире өстәү
Юл номеры - 27:
 
==Тәрҗемәи хәл==
Гариф Закир улы Галиев 1903 нче елның 10 нчы маенда элекке [[Самар губернасы]]ның [[Бөгелмә]] өязе [[Урманай]] авылында туган. 7 яшендә [[Чәкән вулысы]] [[Бәйрәкә]] авылы [[Гобәйдия мәдрәсәсе|мәдрәсәсенә]] укырга җибәрәләр. Ул анда 1918 нче елга кадәр укый, мәдрәсә җәдит ысулындагы уку йорты булганлыктан, Гариф дөньяви фәннәрдән дә белем ала. Моның өстенә, ул үзлегеннән өйрәнә, матур әдәбиятны бик яратып укый.
 
1917 нче елгы [[Бөек Октябрь революциясе]] мәдрәсә шәкертләрен канатландырып җибәрә. Алар, мәдрәсә каршында һәвәскәр драма түгәрәге оештырып, тирә-як авылларда спектакльләр куеп йөри башлыйлар.шунда яшүсмер Гариф иң актив “артистларның “ берсе була. Бу мавыгуын ул 1918 нче елның көзендә [[Бөгелмә]] шәһәрендә ачылган өч еллык укытучылар семинариясенә кереп укый башлагач та ташламый, семинариядәге сәнаигы нәфисә (әдәбият — сәнгать) түгәрәгенә йөреп, рухи омтылышларына азык таба.