Ширияздан Сарымсаков: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →Иҗади эше: clean up |
к →Иҗади эше: clean up |
||
Юл номеры - 31:
Татар дәүләт академия театрында утыз ел эшләү дәверендә Ш.Сарымсаков татар, рус һәм чит ил драматургларының җитмештән артык пьесасын сәхнәгә куя. Аның тарафыннан сәхнәләштерелгән [[Николай Гоголь|Н.Гогольнең]] «Ревизор», [[Александр Островский|А.Островскийның]] «Төшемле урын», [[Максим Горький|М.Горькийның]] «Вәхшиләр», Н.Погодинның «Мылтыклы кеше», М.Әблиевнең «Шәмсекамәр», [[Кәрим Тинчурин|К.Тинчуринның]] «[[Зәңгәр шәл (спиктәкел)|Зәңгәр шәл]]», [[Әхмәт Фәйзи|Ә.Фәйзинең]] «Тукай», [[Таҗи Гыйззәт|Т.Гыйззәтнең]] «Шомлы көннәр», «Чаткылар» спектакльләре татар театры тарихында күренекле урын алалар.
Ш.М.Сарымсаков төрле елларда М.Җәлил исемендәге [[Татар дәүләт опера һәм балет театры]]нда [[Нәҗип Җиһанов]]ның «Ирек», [[Мансур Мозаффаров]]ның «[[Галиябану]]», [[Җәүдәт Фәйзи]]нең «[[Башмагым (спиктәкел, 1942)|Башмагым]]» һәм «Тапшырылмаган хатлар» музыкаль спектакльләрен сәхнәгә куя, Казан киностудиясендә «Салих Сәйдәшев», «Туган як моңнары» фильмнарын иҗат итә.
Ш.Сарымсаков зур педагогик эшчәнлек алып бара – 20 ел дәвамында [[Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты]]ның режиссура кафедрасын җитәкли.
|