Кәрим Тинчурин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 39:
Аларга хәзерге Н.Островский урамында урнашкан Яшь тамашачылар театры бинасы бирелә.
 
[[1920]] елларда татар театрының репертуары шактый сай һәм тематика, жанр ягыннан бертөрлерәк булганлыктан, алда жанрны төрләндерү, тамашачы теләгенә җавап бирердәй сурәтләү алымнары табу бурычы тора. М.Фәйзинең «Галиябану»ы куеп, К.Тинчурин музыкаль драма жанрын үстереп җибәрә. К.Тинчуринның татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы С.Сәйдәшев белән иҗади дуслыгы, С.Сәйдәшевнең сәхнә законнарын һәм әсәрнең жанр үзенчәлекләрен белеп, халыкчан рухтагы музыкасы, гомумән, ике сәнгать төренең үзара синтетик ярашуы әсәр текстында тирәнгә яшерелгән фикерләрне дә ачарга ярдәм итә. Шул рәвешле «Казан сөлгесе» ([[1923]]), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «Зәңгәр шәл» ([[1926]]), «Ил» ([[1927]]), «Кандыр буе» ([[1931]]) кебек берничә буын тамашачыны тирән фәлсәфи, әхлакый эчтәлекләре, сихри музыкалары белән сокландырып килгән әсәрләр языла. Музыкаль драма жанрында уңышлы эшләгән авторның тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән трагедия һәм драма-комедияләре дөнья күрә: «Зар» ([[1922]]), «Американ» ([[1924]]), «[[Җилкәнсезләр]]» (1926), «Ударниклар бәйрәме» ([[1933]]), «Алар өчәү иде» ([[1935]]) һ.б. Әдипнең драматургия һәм театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге югары бәяләнә — 1926 елны «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Ләкин аның иҗаты, эшчәнлеге каршылыклы фикерләр дә тудыра. Матбугатта үткәнне яклый, аңа мәдхия укый дигән мәкаләләр күренә.
 
1928 елны К.Тинчурин бер төркем артистлар белән Әстерханга күчеп китәргә мәҗбүр була. Анда татар театрында баш режиссер булып эшли, үзенең «Ил» драмасын да беренче тапкыр шунда сәхнәгә куя. Ике елдан аны Казанга чакырып кайтаралар.