Габделгазиз Монасыйпов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 29:
[[Татарстан республикасы]]ның хәзерге [[Арча районы]] [[Яңа Тазлар]] авылында мәзин гаиләсендә дөньяга килгән, кечкенәдән үги ана кулында тәрбияләнгән.
 
Г.Монасыйпов [[1902]]-[[1908]] елларда [[Кытай]]ның [[Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы|Син-ЦзянШеңҗан өлкәсендә]] яшәп ала. Ундүрт яшьлек Габделгазиз Көнчыгыш Төркестанга, таранчылар (уйгурлар) арасына килеп чыга. [[1908 ел]]га кадәр ул [[Голҗа]] шәһәрендә, аннан соң өч елга якын [[Ташкәнт]]тә яши.
 
[[1914 ел]]ны патша гаскәренә чакырыла, полк мулласы вазифасын башкара. [[1917 ел]]ны революцион хәрәкткә кушыла. Фронттан мөселманнардан делегат итеп җибәрелә. [[1917 ел]]ның июлендә Беренче Русия мөселман хәрби корылтаенда мөселман хәрби частьләрен төзү зарурлыгы белән нотык ясый. Мөселман [[Хәрби шура]]сы ([[Казан]]) рәисе урынбасары, рәисе. Хәрби шураның басма органы — [[Безнең тавыш (гәҗит)|«Безнең тавыш»]] газеты мөхәррире һәм даими авторы. [[Большевиклар]]дан тар-мар ителгәнчегә ([[1918 ел]], февраль) Хәрби шура сафында кала. Шул драматик вакыйгалардан соң сәяси эшчәнлеген туктата. [[1919 ел]]да [[Урта Азия]] якларына китеп бара.
 
[[1922 ел]]ны, Ташкәнттә нәшрият кәгазен кулга төшергән өчен кулга алына. «Милләтчел пропаганда» алып барырга әзерләнгән өчен ВЧК татарфыннантарафыннан атып үтерелә.
 
==Әсәрләре==
“Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәте” романы (1918).
Роман [[уйгырлар]], аларның да XIX йөздә Кытайның [[Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы|Син-ЦзянШеңҗан вилате]]нә күчеп килгән бер өлешенең тормышын сурәтләүгә багышлана. [[Уйгыр әдәбияты]] галиме К.Һасанов әсәргә югары бәя бирә: “Уйгыр кызы турында роман язган татар язучысы Габделгазиз Монасыйб беренче тапкыр төрки-уйгыр тормышыннан уңышлы әсәр бирде...”.
 
Романтик әсәрдә әдәби катлам Казан тарафыннан Шәркый Төркестанга килеп урнашкан татар егете белән яшь уйгур кызы арасында кабынган мәхәббәтне тасвирлауга багышлана. 17-18 яшьләрдәге Хәлим Галиулла Хәйруллин дигән байда фирманың баш мөдире булып эшли. Менә бервакыт күршедә генә яшәп ятучы Зәйнәп исемле тол хатынга кызының кызы Җинәстә торырга күчеп килә. Яшьләр арасында эчкерсез мәхәббәт уты кабына. Алар берничә мәртәбә очрашалар, аңлашалар, егет өйләнергә уйлый. Әмма егет белән кызның мәхәббәте фаҗига белән тәмамлана: бер угры Зәйнәпне дә, Җинәстәне дә үтереп чыга. “Таранчы кызы...” романының икенче катламы – таранчылар, [[кытайлар]], [[калмыклар]] хакында бирелгән тарихи-этнографик мәгълүмат. Алда әйтелгәнчә, вакыйгалар Кытайның Син-ЦзянШеңҗан өлкәсендә бара. Биредәге җирле халык- кумыклар терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, ә уйгырлар бу җирләргә күчеп килү белән [[игенчелек|иген үстерү]] эшенә керешкәннәр. Шуңа күрә калмыклар бу яңа күршеләрен ''таран'' (игенче) дип атый.
==Чыганаклар==
* [http://adiplar.narod.ru/gabdelgaziz.htm Габделгазиз Монасыйповның “Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәте” романында тарихи-этнографик мәгълүмат катламы]