Мирсәет Солтангалиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 32:
1920 елның 25 маенда РСФСР Халык Комиссарлары Советы утырышында аны Милли мәсьәләләр буенча халык комиссариатының коллегия әгъзасы итеп сайлыйлар. М.Солтангалиев җитәкчелек иткән Үзәк мөселман комиссариаты, [[Татарстан ACCP]] төзелгәннән соң, милли мәсьәләләр эше буенча Русия комиссариатының Татарстан бүлеге итеп үзгәртелә. Аны якыннан белмәгән чакта Солтангалиев [[Сталин]]ны хөрмәт итә. Сталин да белемле, киң эрудицияле, оештыру сәләтенә ия булганы өчен Солтангалиевкә югары бәя бирә. Сталин үзенә каршы чыгучыларны бервакытта да онытмый һәм аларны гафу итми. Мәсәлән, Солтангалиевтән котылу өчен, аны Мәскәүдән (димәк, олы сәясәттән читләштерү өчен) җибәрү өчен, Сталин аны Кавказ артындагы бер төбәккә эшкә билгели. Әмма автономияле республикалар җитәкчелеге моңа катгый каршы чыгалар һәм Сталинга вакытлыча чигенергә туры килә. Билгеле ки, Сталин СССРны төрле «ранжирдагы» республикалардан (союздаш, автономияләр) төзүне көн тәртибенә куя. Ә Солтангалиев барлык республикалар да бер үк хокуклардан файдаланырга тиеш дип чыга. Партиянең XII съездында да (ул [[1923]] елның 17-25 апрелендә уза) М.Солтангалиев үзенең тәкъдимен кабатлый һәм: «Җирле [[милләтчелек]] дигән нәрсә урыс державачыл [[шовинизм]]ына каршы җавап формасында гына туа һәм ул милләтчелек түгел, бәлки шовинизмга каршы көрәшнең чагылышы гына булып тора», — ди. Бу кыю чыгышы һәм мантыйгы Сталинны чыгырыннан чыгара һәм ул аны башта сәяси, аннан соң физик яктан юк итәргә дигән карарга килә һәм шул «эшкә» тотына. Съезд үтеп тугыз көн тулуга, [[Үзәк Комитет]]ның партколлегиясе «Солтангалиев эше»н тикшереп (бу 4 майда була), аны партиядән чыгара һәм барлык дәүләт эшләреннән азат итә. Протоколга ышансаң, янәсе, Солтангалиев әлеге коллегия эшенә катнашкан һәм «үз эшенә» аңлатма биргән. Чынлыкта ул бу хакта белми дә. Бу утырыштан соң М.Солтангалиевне кулга алалар һәм Лубянка төрмәсенә ябалар. Тик [[Ленин]]ның бераз терелә башлавы гына Сталинны шиккә сала һәм ул Солтангалиевне төрмәдән чыгарырга куша.
 
[[1923]] елның 9-12 сентябрендә Мәскәүдә РКП(б)ның Дүртенче киңәшмәсе уза һәм анда да «Солтангалиев эше» карала һәм аңа «Совет хакимиятенең дошманы» дигән исем тагыла, ә киңәшмәнең стенограммасы урыннардагы партия оешмаларына җибәрелә. Бу «түбән звеноларны өркетү өчен» эшләнә. Мәсәлән, шул ук елның 19-21 июлендә Казанда [[ГПУ]]ның нәчәлниге Шварц җитәкчелегендәге коммунистлар җыелышы үтә һәм ул Сталин линиясен яклау турында карар чыгара. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, мондый нәтиҗә ясарга була: M.Солтангалиев — инкыйлаб вакытында, гражданнар сугышы елларында Совет хакимиятен яклау өчен искиткеч күп көч куйган, бөтен энергиясен биргән кеше. Ьәм әнә шул шәхесне хакимият башында торган большевиклар соң дәрәҗәдә җәберлиләр. Моның өчен Сталин гына түгел, бөтен партия гаепле. Әлбәттә, төрмәдән чыккач, Солтангалиев чит илгә күчеп китә алыр иде ([[Зәки Вәлиди]], [[Гаяз Исхакый]] һ.б. кебек), әмма ул аңлы рәвештә башка юлны сайлый. Мөгаен, киләчәк буыннар мине дөрес аңларлар дип уйлагандыр. Ә чынбарлык шуннан гыйбарәт: [[1928 ел]]да яңадан «Солтангалиев эше» куертыла, һәм Мирсәет Хәйдәргали улын яңадан кулга алалар. Бу юлы ул «халыкара империализм агенты» дип гаепләнә. Шул чакта бик күп [[татар]], [[башкорт]], [[кырым татарлары]]ның (мәсәлән, Вели Ибраимов, [[Измаил Фирдәүс]]) иң белемле, алдынгы карашлы уллары, кызлары кулга алына, юк ителә - репрессиягә дучар ителә. Масштабы ягыннан ул 1937-1938 еллардагы вандализмны да арттырып җибәрә. [[1930]] елда М.Солтангалиевне үлем җәзасына хөкем итә- ләритәләр. Ә ярты елдан соң бу карар 10 елга төрмәдә утыруга алмаштырыла. [[1934]] елда аны вакытыннан элек азат итәләр. Ләкин [[1937]] елда Мирсәет Солтангалиевне тагын төрмәгә ябалар һәм бик нык кыйныйлар. Һәм [[1940]] елның 28 гыйнварында аталар (хатыны һәм ике баласы да төрмәдә һәлак булалар). Шулай итеп, Сталин үзенең иң көчле идеологик оппонентларының берсеннән котыла. М.Солтангалиевнең юкка гаепләнүе, үлемгә хөкем ителә.
 
Язучы [[Ринат Мөхәммәдиев]]нең "Сират күпере" әсәре Мирсәет Солтангалиевнең тормыш юлына багышланган.