Реклама: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 72:
Әлеге кәгазьләрдә кем, кайда һәм нәрсә сатканы, хакы, товарның үзенчәлекләре күрсәтелгән. Аларны кунакханәләрдә, сәүдә кибетләрендә ябыштырганнар, ә ярминкәләр вакытында, хәтта балконнардан очырганнар.
 
Рекламаның яңа төре – басма реклама текстлары барлыкка килүгә китап бастыру эшен җайга салу зур этәргеч бирә. Басма газета-журналлар таралу белән бергә вакытлы матбугатта урын алган реклама текстлары да еш күренә башлый. Ләкин күп кенә татар сәүдәгәрләре, рекламаның отышлы якларын аңлап бетермичә, рекламаны бирүнең кыйммәт булувына зарланалар. 1894-нче елда [[Казанский телеграф (гәҗит)|«Казанский телеграф»]] газетасы»нда «Нәрсә ул Реклама» дип аталган һәм рекламаның барлык отышлы якларын ачып күрсәткән зур мәкалә бастырыла.
 
Бу чорда реклама эшчәнлегендә игътибар күбрәк эленмә такталарга бирелә. Әлеге эленмә такталар төрле зурлыкта булып, аларда отышлы, яңгыравык сүзләр язылган, сатылган әйберләренә күрә оригиналь рәсем төшерелгән. Мәсәлән, бакалея лавкасының эленмә тактасында матур чәй савытлары, кәнфитләр ясалган. [[Сатучылар]], [[приказчиклар]] урамга чыгып, үз кибетләрендә сатылган товарны мактап, сатып алучыларны кибеткә керергә чакыру эшен дәвам иткәннәр.