Фатих Сәйфи-Казанлы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 30:
Әдипнең революциягә кадәрге әдәби иҗатыннан «Мөкатдәс хезмәт» (1907), «Безнең заман» (1909), «Ямьсез тормыш» (1915), «Җәмәгать хадиме» исемле сәхнә әсәрләрен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шулай ук ул [[«Ялт-Йолт» журналы|«Ялт-йолт»]], [[«Мәктәп» журналы|«Мәктәп»]], [[Ак юл (журнал, 1913)|«Ак юл»]], [[«Аң» журналы|«Аң»]] журналларында, «Йолдыз», «Тормыш» кебек газеталарда актив языша, әдәби тәнкыйть һәм иҗтимагый тормышның төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре белән шул чорда ук үзен танытып өлгерә.
==1917 елгы Февраль революциясеннән соң==
1917 елгы Февраль революциясе көннәрендә Ф. Сәйфи-Казанлы [[Уфа]]да татар социалист-революционерлары (эсерлары) органы [[Ирек (гәҗит, Уфа)|«Ирек» газетасының]] нашире була. 1917 елның июль вакыйгаларыннан соң эсерлар партиясе карашларыннан арына барып, 1918 елның январенда Казанга әйләнеп кайткач, алар белән араны бөтенләй өзә һәм шул ук елда [[Мулланур Вахитов]] җитәкчелегендәге [[Үзәк мөселман комиссариаты]]нда эшли башлый. Гражданнар сугышы чорында ул Казан техникумнарында, хәрби-политик һәм хәрби кызыл командирлар әзерләү курсларында тарих һәм иҗтимагый фәннәр Укыта, бер үк вакытта [[«Эшче» газетасы|«Эшче»]], [[«Эш» газетасы|«Эш»]] кебек беренче татар совет газеталарында актив языша. 1920 елда ул РКП(б)га член итеп алына.
[[Татарстан АССР]] төзелгәч, Ф. Сәйфи-Казанлы Мәгариф халык комиссариатында, Җир эшләре халык комиссариатында җаваплы урыннарда эшли. 1923—1925 елларда «Кызыл Татарстан» һәм «Крәстиян гәзите»нең җаваплы Редакторы вазифаларын башкара.
1925 еллардан башлап Ф. Сәйфи-Казанлы татар язуын гарәп графикасыннан латин графикасына (яңалифкә) күчерү буенча зур эш алып бара, Татарстан Яңалиф җәмгыятенең председателе һәм [[«Яңалиф» журналы]]ның җаваплы редакторы (1927—1929) буларак, яңа язуны гамәлгә кертүдә иң актив рольләрнең берсен уйный.