Атҗитәр (Кырмыскалы районы): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Танылган шәхесләр: clean up, replaced: {{comment| → {{коммент|
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 57:
}}
'''Атиҗитәр''' ('''Иске Атҗитәр''') — [[Башкортстан]]ның [[Кырмыскалы районы]]ндагы татар авылы. Уфадан 60 чакрым еракта урнашкан.
 
== Тарихи белешмә ==
Атҗитәр авылына 1739 елда [[типтәрләр]] килеп утыра, алар җирне Уршак-мин волосте [[башкортлар]]ыннан мәңгегә алалар; аннан соң 1758 елда ук авылга башкортлар тарафыннан яңадан [[мишәрләр]] кертелә.<ref>[http://kazan-tatar.narod.ru/ramazanova_ural.htm Дөррия Рамазанова, Урал буе татарлары: тарихы һәм теле]</ref>
 
Атиҗитәрдә [[Башкорт-мишәр гаскәре]] 1нче мишәр кантонының штабы урнашкан була. Тукай, Мөксин, Бозаяз, Корманай, Балыклыкүл, Солтанморат, Талбазы, Кәлчер-Буран, Кәбәч, Зәет, Нугазак авылларыннан [[Француз сугышы]]на барырга җыенган яугирләр шунда тупланган.
== Халык ==
{{ХСВМ||Таблица}}
== Танылган шәхесләр ==
[[Ырынбур Диния нәзараты]]ның беренче мөфтие [[Мөхәммәтҗан Хөсәенов]] 1796 елда Сенаттан җир сатып алы хокукын ала һәм Атҗитәр типтәрләре җирләрен башкортлардан икенче тапкыр сатып ала. «Бу минем җир, {{коммент|куртым|аренда}} килешүегезнең вакыты узды» дип Атҗитәр халкын куа башлый. Аның кешеләре татарларны чәчкән игеннәргә кертмичә, икмәкләрне урап һәм Атҗитәрнең көтүдән калган терлекләрен җыеп мөфтинең утарына кайтаралар. Мөфти хәзрәтләре дәгъвалаган җирләрне эшкәртергә кол [[чуашлар]]ны [[хутор]]ларга китереп утырта. Озак вакытка сузылган мәхкәмәләшү башлана. Мөфти гомеренең ахырынача шунда яши, кабере авыл зиратында саклана<ref>[[Мәсгуд Гайнетдин]]. Мәңге тоныкланмас көзгебез. Казан: ТКН, 2006.</ref>