Классик механика: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rinazz (бәхәс | кертем)
Rinazz (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 26:
Бу закон Ньютон тәҗрибәсе нәтиҗәсендә чыгарыла һәм түбәндәгечә укыла:
<br /> "Җисемнең көч тәсире нәтиҗәсендә алынган тизләнеше шул көчкә туры пропорцианаль, ә җисемнең массасына кире пропорцианаль һәм тәсир итүче көч юнәлеше буенча юнәлгән".
 
Ньютонның икенче законы кисәкчекнең [[масса]]сын һәм тизлеген, [[көч]] дип аталучы векторлы үлчәм белән бөйли.
Әгәр ''m'' җисемнең массасы, ә '''F''' - җисемгә куелган көчләрнең векторлы суммасы (ягъни бердәй тәэсир итүче көч) булса, Ньютонның икенче законы түбәндәгечә языла:
 
: <math>\mathbf{F} = {d(m \mathbf{v}) \over dt}</math>.
 
''m'''''v''' зурлыгы [[импульс]] дип атала. Күп очракта җисемнең массасы ''m'' вакыт үтү белән үзгәрми, шуңа күрә Ньютон законын гадирәк язып була:
 
 
 
: <math>\mathbf{F} = m \mathbf{a}</math>
 
монда '''a''' — өстә аңлатылган тизләнеш. Бөтен очракта да массаның вакыттан бәйсезлеге үтәлми. Мәсәлән ракета массасы ягулыкны куллануы буенчв кими. Мондый очракта Ньютон законының тулы варианты кулланыла.
 
Ньютонның икенче законы кисәкчекнең хәрәкәтен тасвирлау өчен җитәрлек булмаска мөмкин. Җисем катнашкан физик тәэсир итешүне күзәтеп, өстәмә '''F''' көчен тасвирларга кирәк. Мәсәлән, [[ышкылу көче]] кисәкчекнең тизлеге функциясе буларак күрсәтелергә мөмкин:
 
 
: <math>\mathbf{F}_{\rm R} = - \lambda \mathbf{v}</math>
 
монда ''λ'' — ниндидер уңай даими зурлык. Җисемгә тәэсир итүче һәрбер көчнең бәйсез тигезләмәсен табып, Ньютон законына куйгач, [[дифференциаль тигезләмә]] (''хәрәкәт тигезләмәсе'') табыла. Әгәр мисалны карауны дәвам иттерсәк (ышкылу көче егнә бар дип алып), тигезләмә түбәндәгечә була:
 
: <math>- \lambda \mathbf{v} = m \mathbf{a} = m {d\mathbf{v} \over dt}</math>.
 
Аны интеграллаштырабыз:
 
: <math>\mathbf{v} = \mathbf{v}_0 e^{- \lambda t / m}</math>
 
монда '''v'''<sub>0</sub> — башлангыч тизлек.
<br /> Бу тигезләмә җисемнең тилеге вакыт үтү белән нулгә кадәр төшкәнен күрсәтә.
Соңгы тигезләмәне интеграллаштырып җисемнең '''r''' радиус-векторын вакыт функциясе итеп күрсәтеп була.
 
[[Бөтендөнья тартылу көче]] һәм [[электромагнетизм]] өчен Лоренц көче бик мөһим көчләр.
 
Көчләрне табу өчен Ньютонның өченче законын да кулланалар: әгәр бер җисемгә икенче җисем '''F''' көче белән тәэсир итсә, икенче җисемдә аңа шул ук зурлыктагы, ''реакция көче'' дип аталган көч белән тәэсир итә.