Бөртекле культуралар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: тары → тары (2) using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 5:
Бөртекле ашлык культуралары шартлы рәвештә берничә бүлекчәгә бүленә:
* икмәк культуралары – [[арыш]], [[бодай]];
* терлек азыгы - [[арпа]], [[солы]], [[кукурузмәккәй]], [[мисыр тарысы]] һ.б.;
* кузаклылар - [[борчак]], [[күрешкү]], [[ясмык]], [[нут (үсемлек)|нут]], [[соя]], [[фасоль]] һ.б.;
* ярма культуралары - [[карабодай]], [[тары]] һ.б.
 
Барлык төр кыяклыларның да тамыр системасы чуксыман, сабаклары эче куышлы төенләнешләр белән бүленгән. Арыш, бодай, туры, арпа, солы җылыга артык таләпчән түгел, алар шытып чыкканда берничә вак тамырчык барлыкка килә; кукуруз[[мәккәй]], карабодай, [[тары]], сорго җылыга таләпчән, аларга бер генә кечкенә төп ясала. Чәчәк төркеменә карап [[башаклылар]]га (арыш, бодай, арпа) һәм [[себеркәчләр]]гә (солы, [[тары]], сорго) аерыла. Үсеш һәм вегетация чоры дәвамлылыгына карап бөртекле культуралар [[уҗымнар|уҗым]] һәм [[сабан культуралары|сабан]] культураларына бүленә.
 
[[Татарстан]]да бөртекле ашлык культуралары уңышы (1 га җирдән ц ларда): 1925-29 елларда - 5,9, 1933 тә - 8,9, 1937 дә - 11,9, 1980 еллар ахырында - 20, табигать шартлары уңай килгән 1997, 2001, 2002, 2003, 2004, 2006 елларда - 35,1, 35,8, 35,2, 34,9, 27,5, 29,2. 20 йөздә игенчелекнең фәнни алымнарын ([[алмаш чәчү әйләнеше]], җирнең сөрү катламын тирәнәйтү, басуларга [[тирес]] һәм [[минераль ашламалар]] кертү, җирле шартларга яраклаштырылган сортлы орлыклар чәчү һ.б.) куллану нәтиҗәсендә традицион культураларның (арыш, солы һ.б.) уңдырышлылыгын арттыру гына түгел, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү хисабына даими игелеп килгән культураларның ассортиментын тулыландыру мөмкинлеге дә бирә. Уңдырышлы «бодай» туфрагы таләп иткән һәм 1920 елларда сөрү җирләренең 2,2%ын гына биләгән сабан бодае 2001-06 да мөһим азык культурасына (14,5-17%) әверелә. Шуның нәтиҗәсендә бодай күмәче халыкның туклану рационында төп урынны алып тора. Бөртекле ашлык культуралары игү буенча кыр эшләре нигездә тулысынча механикалаштырылган. Бодай, арыш, солы, арпа күбесенчә интенсив технологияләр нигезендә игелә.