Вилһелм Радлов: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к clean up using AWB |
к →Тәрҗемәи хәле: clean up using AWB |
||
Юл номеры - 30:
Вилһелм Фридрих Радлов [[1837 ел]]ның [[5 гыйнвар]]ында [[Берлин]]да туа. [[Берлин университеты]]нда бик яхшы белем алып, ул бөтенләй ватаныннан китә, [[1858 ел]]да [[Петербург]]ка күчеп килә. Яшь фәлсәфә докторын Русиядә тел белеме, көнчыгышны өйрәнү кызыксындыра. [[1859 ел]]ның 11 маенда ул Русиягә тугрылыкка антлар эчә һәм ватандашлыкны кабул итә. Шул көннән Вилһелм Фридрих ''Василий Васильевич Радлов'' булып китә.
Радловка [[
===Казан чоры===
Галим тормышының Казан чоры ([[1871]]-[[1884]]) педагогик һәм административ эшчәнлек белән бәйле. Казан чорын, беренче чиратта, Казан округына кергән [[татарлар|татар]], [[башкортлар|башкорт]], [[казахлар|кыргыз]] мәктәпләренең инспекторы вазифасында башкарылган хезмәтләр билгели. Ул [[татар мәктәпләре]]н ачуда, укыту эшләрен уңай хәл итүдә күп эшләр башкара. Радлов тырышлыгы белән Татар укытучылар мәктәпләре 1872 елда [[Уфа]]да, ә [[1876 ел]]да Казанда ачыла. В.Радлов инициативасы белән татар мәктәп-мәдрәсәләрендә урыс сыйныфлары булдырыла, дөньяви фәннәр укытылган яңа татар мәктәпләре ачыла, татар хатын-кызлары өчен беренче мәктәп оештырыла.
|