Контент бетерелгән Контент өстәлгән
|
|
'''Өяз''' — [[Рәсәй]]дә административ-территориаль бүленеш берәмлеге. [[13 гасыр]]дан мәгълүм атама, берәр үзәккә тартым [[волостьвулыс]]лар бердәмлеге. Элекке [[Казан ханлыгы]] төбәгендә өязләргә бүленеш тәртибе [[16 гасыр]]ның икенче яртысында кертелә. Баштарак өязләр белән урыс наместниклары, [[16 гасыр]] ахырларыннан – воеводалар идарә иткән. [[1708]] елдан өяз – [[губерна]]ның аерым бер административ-территориаль берәмлеге. [[1775]] елдан хакимият, финанс һәм мәхкәмә идарәсенең иң түбәнге өлеше. [[20 гасыр]] башына [[Казан губернасы]]нда [[Казан өязе|Казан]], [[Зөя өязе|Зөя]], [[Козьмодемьянск өязе|Козьмодемьянск]], [[Лаеш өязе|Лаеш]], [[Мамадыш өязе|Мамадыш]], [[Спас өязе|Спас]], [[Тәтеш өязе|Тәтеш]], [[Чар өязе|Чар]] ([[Йошкар-Ола]]), [[Чуел өязе|Чуел]] (Цивильск), [[Чабаксар өязе|Чабаксар]], [[Чистай өязе|Чистай]], [[Ядернә өязе|Ядернә]] – барлыгы 12 өяз була. [[ТАССР]]да [[1920-еллар]]да өязләр бетереләләр, [[кантон]]нарга бүленеше кертелә.
== Моны да карагыз ==
* [[Губерна]]
* [[ВолостьВулыс]]
[[Төркем:Татарстан тарихы]]
|