Идел буе Болгары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: Кама - Changed link(s) to Чулман
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 237:
[[Алтын Урда]] оешкан чагында, мөстәкыйльлеген җуйган башка дәүләтләр кебек үк, Идел Болгары да улус сыйфатында яңа мәмләкәткә керә — XIII—XIV йөзләрнең тарихи чыганаклары шуны раслый.
 
[[Бату]] белән Бәркә ханнарның замандашы, XIII йөздә яшәгән фарсы тарихчысы Җузҗани: Харәземнән алып Византиягә чаклы барча төрки җирләр, шулар эчендә Болгар җире дә Бату карамагына эләгә, дип яза да, соңрак ул җирләрнең Бәркә кулына күчкәнлеген хәбәр итә. Болгар җирләренең Җучи улусына кергәнлеген XIV йөздә яшәгән бүтән фарсы галимнәре: Ибне Фазлаллаһ, [[Хәмдаллаһ, Казвини]], шулай ук XV йөздә алар эшен дәвам иттергән галимнәр дә язалар.
 
[[Алтын Урда]]ның чикләрен XIV йөздә яшәгән гарәп энциклопедисты әл-Гомәри буенча: «...бу дәүләтнең чикләрен Җәйхун (Аму-Дәрья) тарафыннан—Харәзем, Сыганак, Сәйрам, Яркәнд, Җәнд, Сарай, Маҗар, Азак, Акчакирмән, Кефе, Судак, Саксын, Үкәк, '''Болгар''', өлкәләрдән '''Себ'''ер белән Ибир, Башгырд белән Чулыман билгели»,—дип яза. Гарәп галиме телгә алган калалар: «Башгырд» - башкорт җире: «Себер белән Ибир» Урал тауларының аргы ягына туры килә; «Чулыман» дигәне исә—аннан да арырак, көнчыгыштарак, Обь дәрьясының тармагы булган Чулым тирәләре. Шул ук XIV йөзнең бүтән галимнәре әл-Мөфаддәл белән әд-Җаһәби исә Туктай патшалыгын (соңрак Үзбәк хан биләмәләре), ягъни Алтын Урданың чикләрен, көнчыгыштан көнбатышка—Иртеш дәрьясыннан Кара диңгезгәчә, төньяктан көньякка—Болгардан Дәрбәндкәчә дип күрсәтәләр.