Дания Гыймранова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: фидакарь → фидакяр using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 29:
Д.Гыймранова, татар театр сәнгатен өйрәнүче белгеч буларак, институт планындагы Мәскәү татар эшче театры, «Татар театрының елъязмасы», «Революциягә кадәрге татар театрында актерлык сәнгате», «Республикада колхоз-совхоз театрлары тарихы» кебек темаларга гыйльми хезмәтләр язуда катнаша, көндәлек матбугат битләрендә, аерым җыентыкларда, энциклопедик басмаларда дистәләгән фәнни хезмәтләрен, фәнни-популяр жанрдагы язмаларын бастыра. Д.Гыймранова – аерым басма рәвешендә дөнья күргән «[[Гөлсем Болгарская]]» (1981) һәм «[[Габдулла Шамуков]]» (1985) исемле монографияләр авторы. Ул шулай ук [[Татарстан радиосы]]нда һәм [[Татарстан телевидениесе|телевидениесе]]ндә яңгыраган һәм тамашага куелган күпсанлы тапшыруларның авторы, режиссеры һәм алып баручысы буларак та билгеле.
 
Дания Гыймранова, гомумән, республикадагы барлык татар театрлары (Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама) белән иҗади элемтәдә торып, аларның репертуарлары, иҗат эшчәнлекләре турында матбугатта тирән эчтәлекле мәкаләләре белән чыгышлар ясавын дәвам итә. Театр сәнгатен өйрәнү өлкәсендәге фидакяр хезмәте өчен аңа 1997 елда «[[Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе]]» дигән мактаулы исем бирелә.
[[Дамир Сираҗиев премиясе]] лауреаты.