Рөстәм Кузеев: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
→Тәрҗемәи хәле: викиләштерү |
к clean up |
||
Юл номеры - 8:
| һөнәр = тарихчы
| туу датасы = 5.1.1923
| туу җире = {{Туу җире|Чишмә районы|Чишмә районында}}, [[
| гражданлык = {{байрак/СССР}} {{байрак/Русия}}
| милләт = татар
Юл номеры - 24:
'''Рөстәм Кузеев''' ('''Кузыев''') – тарихчы, профессор (1973), тарих фәннәре докторы. [[Башкортстан дәүләт педагогика институты]] ректоры (1971-83).
==Тәрҗемәи хәл==
Рөстәм Кузеев [[1923 ел]]ның 5 гыйнварында [[Чишмә районы]]ның [[Әмин]] авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Тарихчы-этнограф [[Раил Кузеев]]ның абыйсы.
Бала чагында Рөстәм авиамодельләр ясау белән шөгыльләнгән, радио белән кызыксынган, винтовкадан ату буенча мәктәп чемпионы булган. Сугыш алдыннан [[Ульяновск]] бронетанк училищесына укырга килә. [[Бөек Ватан сугышы]]н буеннан-буена чыгып, рота комсоргы һәм парторгы, механик-водитель була. Фронттан инвалид булып кайта.
Юл номеры - 34:
1971 елдан Рөстәм Гомәр улы тормышында аеруча нәтиҗәле чор башлана. Ул [[1967 ел]]да оештырылган [[Башкортстан педагогия институты]]ның ректоры итеп тәгаенләнә. Ул җитәкчелек иткәндә ике уку корпусы, биш тулай торак бинасы төзелә, дүрт мәктәп бинасы реконструкцияләнә. Агробиостанция, ике спорт-савыктыру лагере, шифаханә-профилакторий, исәпләү үзәге, китап басу цехы, институтның телестудиясе һәм башкалар төзелә. Биш яңа факультет, 24 кафедра, 56 лаборатория һәм кабинет ачыла. Ай саен диярлек ниндидер мөһим вакыйга булып тора: фәнни-тикшеренү секторы, мәктәп базасында лаборатория ачыла, күптиражлы гәзит чыга, нәшрият, аспирантура эшли башлый. Кадрлар тиз үсеш ала. [[1976 ел]]да ук институт беренче категорияле югары уку йортына әверелә.
[[1983 ел]]да сәламәтлеге кискен начарланып китү сәбәпле, ул ректорлыктан китә. Галим үзе тәкъдим иткән элекке уку-укыту эше буенча проректор [[Эдуард Хәмитов|Э.Ш. Хәмитов]] җитәкчелегендәге югары уку йорты үсеш алуын дәвам итә.
Рөстәм Гомәр улы турында аның гаиләсе дә ачык сөйләп тора. Кичке чәйдән соң әңгәмәләрдә аның җәмәгате [[Сөембикә Кудашева]], аның әтисе, халык шагыйре [[Сәйфи Кудаш]], туганнары, өч баласы, арытаба оныклары да катнаша иде. Бик кызыклы кич утырулар була иде ул.
Юл номеры - 44:
==Чыганак==
* [http://kiziltan.ru/tat/news/tormish/18839.html М. Ямалов. Хөрмәт казанган остаз]
{{DEFAULTSORT:Кузеев, Рөстәм}}
[[Төркем:Татар галимнәре]]
|