Нурихан Фәттах: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 30:
Нурихан Фәттах [[1928 ел]]ның [[25 октябрь|25 октябрендә]] [[Башкортстан]] АССРның [[Яңавыл районы]]ндагы [[Күчтавыл]] дип аталучы кечкенә татар авылында крестьян гаиләсендә туган. [[1946 ел]]да беренче номерлы Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, [[Казан]]га килеп, [[Казан дәүләт университеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, [[1951 ел]]дан [[1952 ел]]га кадәр [[Татарстан китап нәшрияты]]ның яшьләр һәм балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952-1953 елларда [[Чистай]] шәһәрендә "Сталин байрагы" исемле өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. [[1953 ел]]ның маеннан, яңадан Казанга кайтып, профессиональ язучылык эшенә күчә.
 
Нурихан Фәттах балачагыннан ук [[әдәбият]] белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук [[хикәя]]ләр, [[шигырь]]ләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре [[1944 ел]]да "Совет әдәбияты" (хәзерге [["Казан утлары"]]) журналында, ә [[1948 ел]]да "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. [[1955 ел]]да студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" [[роман]]ын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга.
 
[[1962 ел]]да язучы "Бала күңеле далада" исемле зур [[роман]]ын яза, һәм берничә елдан соң аның "Мөдир Саҗидә" исемле повесте дөнья күрә.
 
Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип "Ител суы ака торур" ([[1970 ел|1970]]), "Сызгыра торган уклар" (беренче китап,[[1977 ел|1977]]) романнарын, "[[Кол Гали]]" ([[1973 ел|1973]]) трагедиясен, "Ерак гасырлар авазы" ([[1976 ел|1976]]) исемле фәнни хезмәтен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта.
 
Язучы балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә мирас калдыра. Ул балалар өчен "Тегермәндә", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Өч туган", "Безнең бабай" хикәя җыентыкларын һәм "Энҗеле үрдәк" пьеса-әкият яза.
Юл номеры - 48:
 
== Хәтер ==
Казан шәһәр Думасының [[2015 ел|2015 елның]]ның [[4 март|4 мартындагы]]ындагы 24-41 санлы карары белән Казанның Салават күпере кече районындагы яңа формалашкан [[Нурихан Фәттах урамы (Казан)|урамга]] Нурихан Фәттах исеме бирелгән.
 
== Шулай ук карагыз ==
Юл номеры - 62:
 
{{Тукай премиясе лауреатлары 1990-2000}}
 
{{DEFAULTSORT:Фәттах, Нурихан}}
[[Төркем:Татар язучылары]]