Гыйз-әл Габид: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 26:
'''Гыйз-әл-Габид''' (''Гыйззәтулла Лотфулла улы Габидуллин'') (1918-1955) — [[Бөек Ватан сугышы]] катнашучысы, татар шагыйре.
==Тәрҗемәи хәл==
Фронтовик шагыйрь Гыйз-әл-Габид (Гыйзәтулла Лотфулла улы Габидуллин) [[1918 ел]]ның [[7 гыйнвар]]ында [[Оренбур өлкәсе]]нең Тоцк районы [[Хөсәен (Ырынбур өлкәсе)|Хөсәен]] авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1935-1937 елларда Богырыслан педагогия техникумында укый. Укуын тәмамлагач, ике елга якын Башкортостанда укытучы булып эшли.
===Бөек Ватан сугышында===
[[1939 ел]]да армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Ватан сугышында катнаша, гади солдат, соңыннан фронт газетасы хәбәрчесе-офицер сыйфатында [[Ленинград]]тан алып [[Финляндия]] һәм Төньяк Норвегиягә кадәр сугышчан юл уза; фашистлар Германиясе җиңелгәч, яңадан Ерак Көнчыгышка җибәрелеп, [[Япония]]гә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.