Әфганстан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 47:
|Сәгать поясы = +4:30
}}
'''Әфганста́н''' (tat. lat.''Äfğänstan'', /æfˈɡænᵻstæn/, [[пушту]] һәм [[дари]] ''افغانستان Afğānistān''), рәсми атамасы — '''Әфганстан Ислам Җөмһүрияте''' ([[пушту]] ''د افغانستان اسلامي جمهوریت'', [[дари]] ''جمهوری اسلامی افغانستان'', [[Үзбәк теле|үзб.]] ''Afg'oniston Islom Respublikasi'' ) — [[Урта көнчыгыш]]та урнашкан [[дәүләт]]. Дөньяның иң фәкыйр илләренең берсе. Соңгы 30 ел дәвамында (1978 елдан башлап) илдә гражданнар сугышы бара.
 
Әфган атамасы беренче тапкыр [[982 ел]]да килеп чыга. [[Гарәпләр|Гарәп]] сәяхәтчесе [[Ибн Баттута]] ил хакында боларны әйтә: «Без Кабулда булдык. Кабул бик зур шәһәр булган, ә хәзер монда фарсы кабиләре яши. Алар үзләрен әфган атыйлар».
 
== Җәгърафия ==
Илдә күп таулар, тигезлекләр бар. Төньякта Бактрий тигезлеге урнаша. Якында [[Караком]] чүле, Әфганстанның көнбатышында Наомид чүле, Дашти-Марго чүле урын ала. Дәүләтнең иң зур тавы — Ношак (7492 м). Илдә иң зур елгалар: [[Амудәрья]], [[Герируд|Һерируд]], [[Гильменд|Һилмәнд]].
 
Файдалы казылмаларга килгәндә, илдә 1400 гә якын файдалы казылмалар чыганагы бар,<ref name="prospects">{{cite web|title=Market Prospects|url=http://www.aisa.org.af/Content/Media/Documents/Mining17112014133916625553325325.pdf|publisher=Afghanistan Investment Support Agency|accessdate=1 July 2016}}</ref><ref>{{cite web|title=Minerals in Afghanistan|url=https://www.bgs.ac.uk/afghanminerals/docs/gold_a4.pdf|accessdate=1 July 2016}}</ref><ref>{{cite web|last1=Latifi|first1=Ali M.|title=Afghan mines among world's most dangerous|url=http://www.aljazeera.com/indepth/features/2013/09/201391515580675531.html|publisher=Al Jazeera|accessdate=1 July 2016|date=2013}}</ref> шулар арасында, барит, хромит, [[күмер]], [[бакыр]], [[тимер]] рудасы, [[кургаш]], [[табигый газ]], [[нифет]], кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар, [[тоз]], [[күкерт]], тәлк, [[тутыя]] һәм башка минерллар.<ref name="prospects3" /><ref>{{cite web|last1=Kuo|first1=Chin S.|title=The Mineral Industry Of Afghanistan|url=http://minerals.usgs.gov/minerals/pubs/country/2010/myb3-2010-af.pdf|accessdate=1 July 2016}}</ref>. Айнак исемле бакыр чыганагы [[Ауразия]]дә иң зур санала.
 
=== Климат ===
Әфганстан территориясенең зур өлеше коры субтропик континенталь климаты зонасында урнашкан. Җәе эссе һәм коры (июльнең уртача температурасы +32…+35 &nbsp;°C, тауларда +10…+14 &nbsp;°C), кышы җылы, тауларда суык (гыйнварның уртача температурасы тигезлекләрдә 0…+8 &nbsp;°C; -30 °Cка хәтле суыклар да күзәтелә, тауларда 0 &nbsp;°C дан түбән, аяз көннәр күп була). Уртача еллык явым-төшемнәр саны төньякта 170-280 мм, чүлләрдә 40-50 мм, тау битләүләрендә 800 миллиметргача. 
 
== Тарих ==
Беренче кешеләр бу җирләрдә 5000 ел элек пәйда булган. Хәзерге Әфганстан территориясендә БЭК 1 нче меңъеллыкта берничә вак дәүләт булган, Бахтыр (Бактрия) шуларның иң көчлесе иде. Алар гасырлар дәвамында [[Ахәмәниләр]], [[Сәләүкиләр]], [[Гарәп хәлифәлеге]], Газнәвиләр, Мугыллар, [[Тимуриләр]], [[Babur|Бабуриләр]], [[Сәфәвиләр]] хакимлеге астында булган. 1747 елда [[Әхмәтшаһ Дөррани]] [[Хөрәсән]], Систан, Синд, Бәлүҗстан, Пәнҗаб, [[Кәшмир]] һәм Балхны, шула ук [[Амудәрья|Амудәрьяның]]ның сул ярындагы аерым җирләрне кулга төшереп, беренче мәртәбә мөстәкыйль Әфганстан дәүләтенә нигез салган. Ләкин ул [[1818 ел|1818 елда]]да берничә ханлыкка таркалды. 1825 елда Кабул хакиме Дусмөхәммәт әфган җирләрен бербөтен дәүләт итеп берләштермәкче булган, ләкин [[Британия империясе|Британ империясе]] башлап җибәргән ингиз-әфган сугышлары (1838-1840, 1878-1880) моңа комачаулаган. Британия Әфганстанны үз [[Мөстәмләкә|мөстәмләкәсенәмөстәмләкә]]сенә әйләндерә алмаган, ләкин [[1879 ел|1879 елда]]да тышкы сәясәт аның кәнтрүле астына үткән. 19 гасыр азагында — 20 гасыр башында Әфганстанда үзәкләштерелгән дәүләт формалашу процессы бетеп килгән. [[Беренче бөтендөнья сугышы]] вакытында Әфганстан үзен битараф дип игълан итте. Кулай халыкара шартларның барлыкка килүе Әфганстан әмире Әмануллаханга [[1919 ел|1919 елның]]ның [[28 февраль|28 февралендә]] Әфганстанны бәйсез дип игълан итүгә мөмкинлек бирде.
 
== Халык ==
Әфганстан — күпмилләтле дәүләт. Анда төрле телләр төркемнәренә караган утыздан артык халык яши. Халкының яртысы диярлек — [[пуштуннар]] (42%). [[Таҗиклар]] (27%), [[үзбәкләр]] (9%), [[һәзаралар]] (8%), [[чәраймаклар]] (4%), [[төрекмәннәр]] (3%), [[бәлүҗләр]] (2%), пәшәиләр, нуристаниләр, гарәпләр, памириләр, браһвиләр, гурҗарлар, [[кыргызлар]], һәм хәтта аз санда [[татарлар]]<ref>http://www.azatliq.org/a/752741.html</ref> да бар.
 
Сөйләшелә торган телләр: [[Дари теле|дари]] — 50%, [[Пушту теле|пушту]] — 35%, [[төрки телләр]] — 11%, [[бәлүҗ теле]] — 2%, башка телләр — 4%.<ref>https://web.archive.org/web/20140408085103/http://lcweb2.loc.gov/frd/cs/profiles/Afghanistan.pdf</ref>
 
Халкының 100% диярлек [[ислам]] динендә тора, шуларның якынча 90% — [[Сөнничелек|сөнни мөселманнар]], 7-19% — [[Шигыйчылык|шигый мөселманнар]].<ref>https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/af.html</ref> Шәһәрләрдә 26% яши.<ref>http://www.uis.unesco.org/DataCentre/Pages/country-profile.aspx?code=AFG&regioncode=40535</ref> Эре шәһәрләр: [[Кабул]], [[Мазары-Шәриф]], [[Кандаһар (шәһәр)|Кандаһар]], [[Һәрат]], [[Кондыз (шәһәр)|Кондыз]], Талукан, Пулы-Хөмри, Шеберган, Чарикар.<sup>[[Afgʻoniston#cite note-.D0.91.D0.A1.D0.AD-3|[3]]]</sup>
Юл номеры - 363:
 
== Икътисад ==
[[Тулаем эчке продукт|Тулаем эчке продуктта]]та авыл хуҗалыгы өлеше 79,8%, сәнәгать өлеше 5,7%, хезмәт күрсәтү тармагы өлеше 15,7 процентны тәшкил итә. Төп экспорт партнөрлары —  [[Һиндстан]] (42,2%), [[Пакистан Ислам Җөмһүрияте|Пакстан]] (28,9%), [[Таҗикстан]] (4.6%, 2015).<ref>https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#af</ref> Экспортлана торган таварлар — [[әфьюн]], [[бодай]], [[Җиләкҗиләк-җимеш|җиләк-җимешләр]]ләр, чикләвекләр, [[Келәм|келәмнәркеләм]]нәр, йон, мамык, җәнлек тиреләре, кыйммәтле ташлар. Төп импорт партнөрлары — [[Пакистан Ислам Җөмһүрияте|Пакстан]] (38,6%), [[Һиндстан]] (8,9%), [[Америка Кушма Штатлары|АКШ]] (8,3%), [[Төрекмәнстан]] (6,2%), [[Кытай]] (6%), [[Казакъстан|Казакстан]] (5,9%), [[Азәрбайҗан|Aзәрбайҗан]] (4,9%).<ref>https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2061.html#af</ref> Импортлана торган [[Тавар|таварлартавар]]лар — җиһазат, азык-төлек, тикстил, нефть мәхсулатлары.
 
== Искәрмәләр ==
Юл номеры - 370:
{{Азия дәүләтләре}}
{{Ислам хезмәттәшлеге оешмасы}}
 
[[Төркем:Әфганстан]]
[[Төркем:Җөмһүриятләр]]