Вулкан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 21:
 
Бу вулканнарның кратерларында сыек лава күлләре бар; алар вулкан атылганда бик биеккә (280 м га кадәр) атыла, ә аннан соң авышлыклар буйлап агып төшә. Агып чыккан лава катканнан соң, мондый вулканнар җирдә яткан зур калканнарга охшый, һәм алар калкансыман вулканнар дип атала.<br>
Янартауларның стратовулкан дип аталган төре дә бар. Аларның авышлыклары конуссыман, текә һәм шактый биек була. Стратовулканнарның күбесе, лава астында җыелган газларның көчле басым астында булуы һәм үзлегеннән өскә чыга алмавы аркасында, гадәттә шартлап атыла. Стратовулканнар өслеге тау итәгенә кадәр төшеп җитмичә катып калган лава һәм көл (тефра) хисабына атылган саен яңартылып тора һәм гел үсә бара. Шуңа күрә аларны вулканология фәнендә күпкатламлы янартаулар дип тә атыйлар.
 
Дөньяның иң зур сүнгән вулканы - [[Индонезия|Индонезиянең]] [[Суматра]] утравындагы [[Тоба (күл)|Тоба]] күле.