Вулкан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 20:
[[Океан]] төпләрендә дә вулканнар бик күп. Әгәр вулкан конусы океан өстенә чыгып тора икән, бу очракта вулкан утравы барлыкка килә. Мәсәлән, [[Гавай утраулары]] — вулканнар атылудан хасил булган утраулар. Гавай утрауларының кайбер вулканнары, мәсәлән [[Мауна-Лоа]], [[Килауэа]], шартлаусыз гына атыла.
 
Бу вулканнарның кратерларында сыек лава күлләре бар; алар вулкан атылганда бик биеккә (280 м га кадәр) атыла, ә аннан соң авышлыклар буйлап агып төшә. Агып чыккан лава катканнан соң, мондый вулканнар җирдә яткан зур калканнарга охшый, һәм алар калкансыман вулканнар дип атала.<br>
Янартауларның стратовулкан дип аталган төре дә бар. Аларның авышлыклары конуссыман, текә һәм шактый биек була. Стратовулканнарның күбесе, лава астында җыелган газларның көчле басым астында булуы һәм үзлегеннән өскә чыга алмавы аркасында, гадәттә шартлап атыла.
 
Дөньяның иң зур сүнгән вулканы - [[Индонезия|Индонезиянең]] [[Суматра]] утравындагы [[Тоба (күл)|Тоба]] күле.