Ырынбур Татар укытучылар мәктәбе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 21:
'''Ырынбур Татар укытучылар мәктәбе'''
 
[[1872 ел]]ның 27 мартында “Татар укытучылар мәктәпләре турындагы Нигезләмә” игълан ителә. Шул нигезләмә буенча Ырынбур уку округының Татар укытучылар мәктәбе 1872 еның 6 сентябрендә [[Уфа]]да ачыла. Мәктәпне оештыру мәшәкатләре мәгариф инспекторы булып эшләүче [[Вилһелм Радлов]] җилкәсенә төшә. Ул мәктәпнең финанс-матди өлешен кайгырта, укытучылар һәм укучыларны җыя.<ref>[http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2006_1/01/01_2/ Мухаммед-Сафа Биккенин и Василий Васильевич Радлов: из истории первого в Казанской губернии татарского начального училища]</ref> Мәктәп Уфаның хәзерге Гоголь урамында, 68 йортта урнашкан. Мәктәп каршында башлангыч татар училищесы оештырыла. Мәктәпнең беренче инспекторы (директоры) — Госман Саинов.
 
1876 елда халык мәгърифәте министры Д.А. Толстой Ырынбур уку округында тикшерү уздыра. Министр мәктәп укучыларының урыс телен белү дәрәҗәсе белән канәгать калмый. Ул моның сәбәбен мәктәпкә [[Уфа Диния нәзәраты]] һәм мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев йогынтысына бәйли.
1877 елның ахырында мәктәп һәм училище [[Ырынбур]]га күчерелә.
 
Татар укытучылар мәктәбенә укучылар 16 яшьтән, социаль катламга карамыйча кабул ителгәннәр.
 
18 ел эчендә мәктәпне нибары 88 кеше тәмамлап чыкты.
 
1890 елда мәктәп ябыла. Укучылар [[Казан татар укытучылар мәктәбе]]нә һәм [[Красноуфим]] түбән авыл хуҗалыгы мәктәбенә күчерелә. [[1890 ел]]да Ырынбур уку округы попечителе биргән сыйфатлама буенча, мәктәп “үзен акламады”, чөнки “мөселман татарлар арасында урыс рухында аң-белем тарату һәм урыс кавеме белән якынлаштыру” өметләре акланмаган.
 
Мәктәпнең шәкертләре арасында [[Гайсә Еникеев]] (укуын тәмалагач, ул шунда укытырга калдырыла), ахун, Дума депутаты [[Шакир Тукаев]] булалар.
 
== Чыганаклар ==