Әхмәт Исхак: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к tween template removing, removed: Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: Октябрь революциясе - Changed link(s) to Бөек Октябрь инкыйлабы
Юл номеры - 25:
'''Әхмәт Габдулла улы Исхак''' — [[татарлар|татар]] [[Шагыйрь|шагыйре]] һәм тәрҗемәче.
 
Әхмәт Исхак [[1905 ел]]ның [[1 май|1 маенда]] [[Казан]] шәһәрендә конторщик гаиләсендә туа. [[Бөек Октябрь инкыйлабы|Октябрь революциясереволюциясенә]]нә кадәр ул атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, ә [[1919 ел]]да Татар педагогия техникумында укуын дәвам иттерә. Шушы елларда иҗат белән шөгыльләнә башлый. Аның «Кызыл кошлар» исемле беренче шигыре 1923 елда «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында басыла. Шуннан соң аның шигъри әсәрләре һәм төрле темаларга язган публицистик мәкаләләре, очерклары республика көндәлек матбугатында еш күренә башлый.
 
[[1925 ел]]да Исхак [[Мәскәү]] Дәүләт кино техникумына укырга җибәрелә. Соңрак ул [[Мәскәү]]дә чыга торган «Эшче» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шушы чорда татар әдипләре, бигрәк тә [[Муса Җәлил]], белән якыннан аралаша, күп яза, көндәлек матбугатта еш басыла. [[1929 ел]]да Мәскәүдә Үзәк нәшриятта чыккан «Таш урамнар җыры» исемле китабы белән талантлы шагыйрь булып таныла.