Керәшен татарлары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к 89.232.118.193 үзгәртүләре (бәхәс) Kitap юрамасына кадәр кире кайтарылды
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 37:
=== Казан арты керәшеннәре ===
 
Бу төбәктәге керәшен авылларының күпчелеге элекке [[Казан губернасы]]ның [[Мамадыш өязе|Мамадыш]], [[Лаеш өязе|Лаеш]] һәм [[Казан өязе|Казан]] өязләренә, шулай ук [[Вятка губернасы]]ның [[Малмыж өязе|Малмыж өязенә]] караганнар. Казан арты керәшеннәре төркеме чагыштырмача борынгырак булып исәпләнелә һәм, тарихчылар фикеренчә, алар элек-электән шушы урыннарда яшәгән җирле халык булган. Е. Малов мәгълүматларына караганда, Казан епархиясенә буйсына торган өязләрдә [[1862 ел|1862]]—[[1863 ел|1863]] нче елларда иске һәм яңа керәшеннәрнең саны 45 347 кеше булган.
 
=== Түбән Кама тирәсендә яшәүче керәшеннәр ===
Юл номеры - 45:
=== Чистай керәшеннәре ===
 
[[Татарстан]]ның [[Чистай]] шәһәрендә һәм районында, [[Алексеевск районы]]нда ун авылда, [[Лениногорск районы]]ның [[Аланлык]] (Федотовка) авылында, [[Самар өлкәсе]]нең [[Келәүле районы]] Урдалы авылында яшәүче керәшеннәр, татар-мишәрләр, [[Чуашлар|чуаш]], [[мордва]] һәм руслар арасында озак вакытлар янәшә яшәп, үзенчәлекле бер төркем булып формалашканнар. Кайбер авылларда, мәсәлән, Керәшен Ялтаны, Чуаш Ялтаны, Ишәле, Югары Кондрата авылларында керәшеннәр дә, чуашлар да яши. Өлкән буын кешеләренең сөйләүләренә караганда, биредәге авылларга нигез салучылар [[Тамбов өлкәсе|Тамбов]], [[Сарытау өлкәсе|Сарытау]], [[Куйбышев өлкәсе|Куйбышев]] өлкәләреннән күчерелгән татар-мишәрләр булганнар.
 
=== [[Тау ягы керәшеннәре|Тау ягы (Мәлки) керәшеннәре]] ===
 
Бу төркемгә 11 авыл керә: [[Мәлки]], [[Кушкүл (Татарстан)|Кушкүл]], [[Хуҗа Хәсән]], Орым Тәрбите, [[Зур Тәрбит]], [[Байморза]], [[Иске Буа]], [[Кыр Буасы]], [[Соравыл]], Александровка, [[Камыллы]]. Әлеге авыллар Татарстанның Кайбыч районына керәләр.
 
Зур булмаган бер төркем булып формалашкан Тау ягы керәшеннәре турында фәндә төрле фикерләр әйтелгән. Кайберәүләр аларны чуашлардан татарлашкан керәшеннәр, икенчеләре бу якның керәшеннәрен мишәр-татарлар дип карыйлар.
Юл номеры - 55:
=== Нагайбәк керәшеннәре ===
 
[[Нагайбәкләр]] дип йөртелә торган керәшен татарлары [[Чиләбе өлкәсе]]нең [[Нагайбәк районы]] [[Кили (Чиләбе өлкәсе)|Кассель]], Остроленко, Париж, [[Фершампенуаз]], Астафьевка, Требия авылларында һәм [[Чибәркүл районы]] [[Варламово (Чиләбе өлкәсе)|Варлам]], [[Попово (Чибәркүл районы)|Попово]], [[Болотово (Чиләбе өлкәсе)|Болотове,]] [[Краснокаменка]], Ключевская авылларында яшиләр.
 
Нагайбәкләрнең килеп чыгышлары, кем булулары белән галимнәр күптәннән кызыксына. Нагайбәкләрне [[Казан ханлыгы]] җимерелгәч үк чукындырылган Арча ягы татарлары дип исәплиләр, аларны чукындырылган нугайлар дип карыйлар. Алар үзләрен «иске ил керәшеннәре» дип атыйлар. Нагайбәкләрнең һәм элекке Казан, [[Уфа губернасы|Уфа]] губерналарында яшәгән керәшеннәрнең теле бер-берсеннән бик аз аерыла.
 
== Шулай ук карагыз ==