Хөсәен Туктаргазый: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Язучы |Исем = Хөсәен Туктаргазый<br/><small>''{{lang-crh|Üsein Toqtarğazı}}''</small> |Оригинал телендә = {{lang-c…»
 
Юл номеры - 30:
 
== Халык укытучысы ==
Туктаргазый 16-17 яшеннән алып гомеренең азагына хәтле [[Кырым]]ның төрле районнарында [[укытучы|укыта]], хәйрия акчасына мәктәпләр ача. Ләкин үз чорының мәктәп дәреслекләре һәм укыту алымнары белән риза булмый. Мәктәпләр өчен 20 исемдә дәреслек (''[[әлифба]], хрестоматия, [[тарих]] һәм әдәбият һ.б. дәреслекләр'') төзи. Бу дәреслекләргә үзе язган шигырьләр, бер пәрдәлек пьесалар белән беррәттән, [[Габдулла Тукай]] шигырьләрен (''мәсәлән, «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Туган тел» һ.б.''), [[Александр Пушкин|А.С. Пушкинның]] аерым әсәрләрен (''мәсәлән, «Балыкчы карт һәм балык турында хикәят» әкиятен, Кырым темасына язылган «Элегия», «Желание» шигырьләрен һ.б.''), [[Иван Крылов|И.А. Крылов]] мәсәлләрен, [[Михаил Лермонтов|М.Ю. ЛерсонтовЛермонтов]], [[Адам Мицкевич]] поэзиясен [[татар теле|татар]]чага тәрҗемә итеп кертә.<br/>
Балаларга [[рус теле]]н яхшырак өйрәтү максаты белән, кайбер дәреслекләрне рус (''кирил'') хәрефләре белән бастыра. [[Кырым]]да беренче булып, [[татар теле|татар]] һәм [[рус теле|рус]] телләрен аерым фән итеп укыта башлый. Әлеге дәреслекләрне гектографта күбәйтеп, башка мәктәпләргә тарата. [[Ырынбур]]да [[1908 ел|1908]]-[[1917 ел]]ларда нәшер ителгән «[[Шура (журнал)|Шура]]» журналында баручы «''Татар мәктәпләре өчен нинди дәреслекләр кирәк ?''» дигән дискуссиядә мәкаләләре белән катнаша.