Лихтенштейн: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к музейлар һәм бәйрәмнәр турында мәгълүматны немецчадан тәрҗемә итеп, өстәдем.
Юл номеры - 53:

====== Кыскача мәдәният тасвирламасы ======
'''''Сәнгать һәм архитектура.''''' ''Вадуц.'' Кенәзнең сәнгать предметлары тупланмасы булган музей, почта маркалары музее, кенәз замогы (XVI гасыр), готик собор (XIV гасыр).

Сәнгать һәм мәдәният.

Авыл йолаларның якын күршелеге һәм интенсив халыкара алмашулар Лихтенштейнның мәдәни тормышының нигезе булып тора.

Театр, Музыка, Әдәбият.

Театр һәм музыкага төрле оешмалар (клублар) ярдәм итеп тора. Боларның иң күренекле әгъзалары булып Operettenbühne Balzers, Operettenbühne Vaduz, Лихтенштейн Музыка Компаниясе һәм Вадуц Опера Берләшмәсе тора.
Аталган барлык дүрт берләшмә дә яңа җитештерүнең ике еллык ритмында эшли.
Лихтенштейнның Сәнгать Музее Вадуцта халыкара хәзерге заман сәнгатенең дәүләт музее.
Лихтенштейнның Вадуцта Милли Музее.
Шаанда Чиркәү мәйданында театр Лихтенштейнда иң мәшһүр театр. 2003 елның октябреннан Вадуцта шулай ук моннан башка Шлөсскеллер Театры бар, анда "Лихтенштейн Кабаре"сы ел саен яңа программа алып бара.
1978 елда нигезләнгән Лихтенштейнның P.E.N. клубы халыкара шәхесләрне җыя. Клуб бүләкләр, стипендияләр бирә һәм укулар ясый.

Музейлар

Лихтенштейнның Сәнгать Музее Вадуцта хәзерге заман сәнгате дәүләт музее. Архитекторлар Майнрад Моргер, Хайнрихь Дегело һәм Кристиан Керец тарафыннан эшләнелгән бина 2000 елда төзелеп беткән. Музейның тупланмасы 19-ынчы гасырдан алып хәзерге вакытка кадәр заманча сәнгатьне үз эченә ала. Моннан тыш, регуляр рәвештә, Лихтенштейн кенәзе тупланмаларыннан эшләрнең күргәзмәләре була.
Лихтенштейнның Милли Музее зур әһәмияткә ия, ул 2003 елда үзгәртеп корудан соң янә ачыла һәм анда Лихтенштейнның дәүләт һәм табигый тарихы күрсәтелгән.
Башка музейлар арасында "Чаңгы музее" һәм "Почта музее" бар, һәм шулай ук җирле музейлар, мәсәлән, Тризен коммунасында Газометер мәдәни үзәге.

Бәйрәмнәр

15 август Лихтенштейн Кенәзлегенең дәүләт бәйрәме. Беренчедән Лихтенштейнда бу көндә Мәрьям Ананың Өлгереше бәйрәм ителә, икенчедән элеккеге принц Франц-Иосиф II (1906–1989) нең туган теле билгеләп үтелә. 16 августта аның туган көне. Ике бәйрәм беренче мәртәбә 1940-ынчы елда берләштерелгән, чөнки алар икесе дә дәүләт бәйрәме итеп билгеләп үтелә. Принц үлгәннән соң да саклана һәм Кенәз Бәйрәме дип атала.
====== Чыганаклар ======
Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О.Родин, Т.М. Пименова.