Шри-Ланка: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
бер җөмлә өстәдем
бераз мәгълүмат өстәдем
Юл номеры - 37:
 
[[1972 ел]]ның [[22 май|22 мае]]нда [[Цейлон]] вилаяте яңа конституция буенча бәйсез '''Шри-Ланка җөмһүрияте''' итеп үзгәртелә.
 
== Гомуми мәгълүмат ==
 
=== Географик торышы ===
Шри-Ланка - [[Һинд океаны|Һинд Океаны]]<nowiki/>нда [[Һиндстан|Һиндстанның]] көньяк яр буеннан ерак түгел урнашкан дәүләт, Һиндстаннан аны Манар һәм Полк бугазлары аерып тора.
 
=== Мәйданы ===
Шри-Ланка территориясе 65 610 кв. км алып тора.
 
=== Төп шәһәрләр, административ бүленеш ===
Башкалалар - Шри-Джаяварданапура (административ), Коломбо. Иң эре шәһәрләр: Коломбо (616 мең кеше), Дехивала-Маунт-Лавинья (196 мең кеше), Джафна (129 мең кеше), Шри-Джаяварданапура (109 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 25 округ.
 
== Дәүләт төзелеше ==
Шри-Ланка - җөмһүрият. Дәүләтнең башы - президент, хакимият башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - парламент.
 
== Табигать ==
 
=== Рельеф ===
Шри-Ланканың үзәк өлешендә тау массивы урнашкан. Анда илнең иң югары ноктасы - Пидуруталагала тавы (2524 м) урнашкан. Аннан якын чагыштырмача салкын климат белән ике тигезлек урнашкан. Үзәннәрдә мәшһүр Цейлон чәе үстерелә.
 
=== Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар ===
Илнең җир эчләрендә алмазлар, башка асыл ташлар, фосфатлар, гранит, мәрмәр запаслары бар.
 
=== Климат ===
Илнең климаты күбесенчә эссе һәм дымлы, әмма тау районнары салкынча. Үзәннәрдә уртача еллык температура +32°С, таулы районнарда - якынча +21°С.
 
=== Эчке сулар ===
Илнең елгалары кыска һәм тиз агымлы. Иң озын елга - Махавели-Ганга Тринкомали шәһәре янында [[Һинд океаны|Һинд Океаны]]<nowiki/>на коя, башка елгалар арасында Келани, Калу һәм Аруви-Ару аерлып тора.
 
=== Туфраклар һәм үсемлекләр ===
Куе джунглилар илнең көньяк-көнбатышында киң районнар били. Тауларның авыш өслекләре шулай ук урманнар белән капланган. Яр буе районнарда төрле пальмалар, мангр урманнары үсә. Шулай аталган илнең дымлы зонасында кызыл агач күп һәм берничә төр каучук бирүче һәм фрукт агачлары бар. Коры зонада ешрак кара агач һәм атлас агачы очрый. Практик рәвештә бөтен илдә күп санлы орхидеялар, гиацинтлар, акацияләр, эвкалипт агачлары, кипарислар үсә.
 
=== Хайваннар дөньясы ===
Фауна бирелүчеләре арасында гепард, леопард, берничә төр маймыл, фил, күпсанлы кошлар һәм бөҗәкләр бар.
 
== Халкы ==
Илнең халкы 18 933 млн кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 289 кеше. Этник төркемнәр: сингаллар - 74%, тамиллар (Һиндстанныкы һәм Ланканыкы) - 18%, маврлар (гарәпләр) - 7%, бургерлар (Голландиялеләр), малаецлар, веддалар.
 
== Телләр ==
Сингал һәм тамил телләре Шри-Ланканың рәсми һәм милли телләр булып тора. Шри-Ланка конституциясе буенча инглиз теле халыкара аралашу теле буларак рәсми статуска ия.{{Азия дәүләтләре}}Дравид теле.
 
== Дин ==
Буддистлар - 69%, индуистлар - 15%, христианнар - 8%, мөселманнар - 8%.
 
== Кыскача тарихи тасвирлама ==
Индуизм риваяте буенча, Шри-Ланканың күпчелек өлеше борынгы заманда, Вишну ходайның җиденче реинкарнациясе булган Рамачандра тарафыннан яулап алынган. Илнең язма тарихы "Махавамса" хроникасында. Ул VI гасырда башланган булган һәм буддист монахлары тарафыннан 1815 елга кадәр алып барылган. Хроника буенча, утрау безнең эрага кадәр 504 елда Һинд принцы Виджая тарафыннан яулап алынган, аның варислары ул вакытта Сингала дип аталган Шри-Ланка белән берничә йөз ел идарә иткән. Безнең эрадан соң III гасырдан XII гасырның уртасына кадәр Сингалада тамил корольләре һәм башка Һиндстан көньягыннан яулап алучылар хөкем сөргән.
 
XV гасыр башында утрау Кытай гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнгән һәм Сингала берничә вак дәүләткә бүленгән. 1517 елда Португалиялеләр җирле патшаларның берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырып, Коломбода форт төзегәннәр. Аларның тәэсире үскән һәм XVI гасырның ахырына Португалиялеләр утрауның шактый зур территориясен контрольдә тоткан. 1638-1639 елда Голландиялеләр көч белән утрауның барысын диярлек басып алганнар һәм ул аларның йогынтысы астында 1796 елга кадәр булган, шуннан соң утрау фактик рәвештә [[Бөекбритания]] контролена күчкән.
 
1798 елда утрауның барлык территориясе, Канди патшалыгыннан башка, Британия Король колониясе булган. 1803 елда Британия Канди корольлеген дә басып алган, ә 1815 елда аны король колониясенә кушкан. Ул вакытта ил Цейлон дип аталган. 1972 елның 22 маенда ил Шри-Ланка Җөмһүрияте дигән атамага ия булган. 1983 елда дәүләттә тамиллар белән гражданнар сугышы бара, алар аерылып чыгуга кадәр автономия таләп итәләр. 1995 елның ахырында хөкүмәт гаскәрләре фетнәчеләр контроле астында булган Джафна провинциясен тамилларга каршы уңышлы операция ясап басып алганнар. Ләкин сугыш бетмәгән.
 
== Кыскача икътисади тасвирлама ==
Шри-Ланка үсеш алган плантацион хуҗалык белән аграр ил. Икътисад чит ил, күбесенчә инглиз капиталына һәм тышкы базарга бәйлелеген саклый. Дәүләт секторының роле үсә. Икътисадның нигезе - экспорт өчен чәй (дөньяда беренче урыннардан), каучук һәм кокос пальмасы продуктлары җитештерү. Азык-төлек культурасы - дөге. Эре мөгезле терлек күбесенчә тартучы көч буларак кулланыла. Балык тоту. Графит, асла ташлар, тоз чыгару. Промышленность: авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү, җиңел, азык-төлек. Экспорт: чәй, каучук, кокос пальмасы продуктлары.
 
Акча берәмлеге - Ланкалы рупия.
 
== Кыскача мәдәният тасвирламасы ==
Мәдәният һәм архитектура. ''Канди''. Будда аяклары басмалары белән кыя; Будда теше сакланган Теш гыйбадәтханәсе. ''Анурадхапура.'' Нигъмәт иңгәндә, Будда шуның астында ял иткән агачның ботагыннан үскән "Бо" агачы. ''Коломбо, Канди, Ратнапура, Анурадхапура, Галле, Тринкомале.'' Тарихи экспонатлар тупланмалары белән музейлар.
 
== Чыганаклар ==
Энциклопедический справочник, "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.{{Азия дәүләтләре}}
 
[[Төркем:Шри-Ланка]]