Вьет теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 179:
Язылышы һәм әйтелеше буенча вьет телендә аерым сүз-иҗекләр саны, тоннарны исәпкә алмаганда, 2500дән артыграк (төрле диалектларда төрлечә). Фонемалар саны да диалект үзенчәлекләренә һәм аларны аерымлау методикасына бәйле (әйтик, Һаной сөйләшләрендә — 32дән алып 35кә кадәр).
 
Иҗектә иң күбе дүрт позиция була (“тартык + ярымтартык + сузык + тартык”), иң азы — ике (“тартык + сузык”). Әгәр дә иҗек орфографик яктан бер генә сузык аваздан торса, әйтелештә аның алдына бугаз тартымы өстәлә (русчасы – твёрдый приступ, инглизчәсе – glottal stop, алманчасы – Knacklaut[7]).
== Вьет хәрефләренең укылышы ==
 
== '''Вьет хәрефләренең укылышы =='''
 
{| class="wikitable" style="text-align:center"
Строка 336 ⟶ 338 :
'''Тартык авазларның әйтелеше'''
 
Консонантизм 19 тартык авазны үз эченә ала, шуларның унысы сүз-иҗекнең беренче авазы (терминаль) була ала. Иҗектә иң күбе дүрт позиция була (“тартык + ярымтартык + сузык + тартык”), иң азы — ике (“тартык + сузык”). Әгәр дә иҗек орфографик яктан бер генә сузык аваздан торса, әйтелештә аның алдына бугаз тартымы өстәлә (русчасы – твёрдый приступ, инглизчәсе – glottal stop, алманчасы – Knacklaut[7]).
 
Әдәби телнең әйтелеш нормаларына төньяк диалект нигез булып торса, авазларның рәсми кабул ителгән графикасы урта диалект әйтелешен күбрәк чагылдыра. Әйтик, "d", "gi" һәм "r" хәрефләре Һанойда һәм "төньякта" (Bắc Bộ провинцияләрендә бер үк аваз булып яңгыраса, Тһань Һоа шәһәрендә (димәк, Trung Bộ провинцияләрендә) гадәти "з", палатальләштерелгән "зь'" һәм "ж" авазларын белгертә. Көньякта исә (Nam Bộ провинцияләрендә) беренче ике графеманың әйтелеше бер-берсеннән аерылып тормаска һәм "й" дип әйтелергә, ә "r" хәрефе ауропалылар өчен гадәти, ләкин төньяк һәм урта төбәк вьетларның "колагын ерта" торган "р" дип яңгырарга мөмкин. Авыл саен бер сөйләш, дип тә шаярталар кайвакыт Вьетнамда.
Строка 343 ⟶ 345 :
 
B b, C c, Ch ch, D d, Ð đ, G g, Gi gi, H h, K k, Kh kh, L l, M m, N n, Ng ng, Nh nh, P p, Ph ph, R r, S s, T t, Th th, Tr tr, V v, X x
 
Моннан күренгәнчә, кайбер тартык авазлар язуда ике хәреф белән бирелә: ch – русча "ть"га охшаш; kh – "х"; ng – татарча "ң"; nh – тел уртасын аңкауга тидереп әйтелә торган "нь"; ph – "ф"; th – татарча "тһ"; tr – русча "ч"га охшаш.
 
Һаной диалектына нигезләнгән әдәби телдә сүзләр алты тонда әйтелә. Башка диалектларда дүрт кенә тонның аерымлануы ихтимал. Латинча “c”, “p”, “t” тартык авазларына тәмамлана торган иҗекләр ике генә тонда әйтелә ала.