Ирек Баһманов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Ирек Баһманов''' — театр артисты. Татарстанның халык артисты (1982), [[Тукай премиясе|Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге]], [[«Тантана» премиясе]] лауреаты.
 
==Тәрҗемәи хәл==
Баһманов Ирек Вәли улы 1932 елның 6 гыйнварында [[Татарстан]]ның [[Әлмәт|Әлмәт авылында]] зур гаиләдә туа. 1951-1954 елларда — Төньяк флотта [[диңгезче]] итеп хезмәт итә, соңыннан нефтьче булып эшли. Казанда техника училищесын тәмамлаганнан соң, тимер бетон җитештерү заводында эшләп ала.
1961 елда В. [[Качалов исемендәге Зур драма театры]] каршындагы студияне тәмамлый.
1961-64 елларда [[Республика күчмә театры]] труппасында, 1964 тән [[Татар академия театры]]нда. 1996 елдан [[Казан мәдәният һәм сәнгать университеты]]нда укыта. Гомеренең соңгы елларында тамашачы аны Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы”, Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар”, Ульям Шекспирның “Ричард III” спектаклендә күрә иде.
 
Ирек Баһманов [[2015 ел]]ның 23 ноябрендә (иртән) вафат.
Строка 32 ⟶ 33 :
==Рольләре==
Кырык биш ел гомерен сәхнәгә багышланган артист 300гә якын роль башкара.
Башта үзенчәлекле характерлы яшь герой рольләрендә уйный. Актёрның иҗади үзенчәлеге үткен характерлы, шул ук вакытта тирән психологик рольләр башкарганда тулырак ачыла (Ризположенский - «Агай эне, ак мыек», А.Н. Островский; Искәндәр - «Әлдермештән Әлмәндәр», Т. Миңнуллин). Актёрга хас эчке гармония, йомшак темперамент һәм зыялылык, нечкә, ягымлы юмор кайвакытта үткен сатира белән бергә кушыла, бу аңа персонаж характерының гомумиләштерелгән социаль асылын тирәнтен ачып бирергә, истә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә. Геройларның тормышчан тышкы кыяфәте Баһмановның катлаулы эчке дөньясы белән тулыландырыла.<ref>[http://tatarile.org/maglumat/%D1%88%D3%99%D1%85%D0%B5%D1%81/%D0%B1%D0%B0%D2%BB%D0%BC%D0%B0%D0%BD%D0%BE%D0%B2-%D0%B8%D1%80%D0%B5%D0%BA-%D0%B2%D3%99%D0%BB%D0%B8-%D1%83%D0%BB%D1%8B Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.]</ref> Гомеренең соңгы елларында тамашачы аны Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы”, Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар”, У. Шекспирның “Ричард III” спектаклендә күрә иде.
 
*Фәйзулла — «Яшь йөрәкләр» Ф.Бурнаш
*Әлибәк, Җантай — «Гүзәлем Әсәл»