Джаз: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 38:
Совет джазына зур өлешне Эдди Рознер — композитор, музыкант һәм оркестр оештыручы керткән. Үз карьерасын Германия, Польшада башлаган Рознер ССРБга күчеп килә. 1930-40 еллардан сакланып калган бердәнбер коллектив — ул [[Oleg Lundström|Олег Лундстрем]]. оркестры. Әлеге биг-бэнд [[Кытай]]дагы рус диаспорасының иң яхшы джаз ансамбле булып тора, 1935—1947 елларда Кытайда чыгышлар ясый.
 
Джаз сәнгатьнең алга таба үсеше зур оркестрлар (биг-бэнд) һәм төрле кинотеатр, рестораннарда, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә, бию мәйданчыкларында эшләүче кече ансамбльләр иҗатына бәйле.
 
==Татарстанда джаз==
 
Тарихи сәбәпләр аркасында джаз [[Казан]]да һәм [[Татарстан]]да зур дан казана.
 
[[1934]] елда [[Олег Лунгстрем]] [[Кытай]]ның [[Харбин]] шәһәрендә Джаз музыкасы камера дәүләт оркестрын оештыра.
 
[[1947]] елда бөтен оркестр, гаиләләре белән [[Шанхай]] шәһәреннән [[ССРБ]]га күчә, һәм бай мәдәни тормышы сәбәпле нәкъ Казанга килеп урнаша.
 
Лундстрем оркестры [[Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт консерваториясе]] белән хезмәттәшлек итә, бу вакытта консерваториянең җитәкчесе [[А. Ключарев]] джаз оркестрына бик булыша һәм эзәрлекләүдән коткара.
 
Ключарев нияте буенча О. Лунгстрем татар халык җырларының джаз юрамаларын иҗат итә.
 
[[1950]] елда Лунгстрем джаз оркестры татар композиторларының пьесаларын джазча эшкәртә, һәм бу вариантлар тагы дан казана, татар музыкаль сәнгатенә зур өлеш кертә.
 
[[1950]] елда Лунгстрем оркестры (биг-бэнд) [[Мәскәү]]гә чакырыла, Казанда калган музыкантлар яңа джаз оркестрына нигез сала.
 
Беренче джаз оркестры татар сәнгатенә йогынты ясаган, күп татар композиторлары джаз стилендә иҗат итә башлый, аларның җырлары бик популяр кала бирә, мисал өчен мәшһүр җыр "Эзләдем бәгърем сине".
 
Хәзер Казанда "Сандецкий утарында Jazz" дигән фестиваль үткәрелә.
 
==Сылтамалар==