Самуил Тапиков: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 19:
Тапиков Самуил Михаил улы [[1915]] елның [[1 ноябрь|1 ноябрендә]] хәзерге Татарстан Республикасы [[Минзәлә районы]]ның [[Яңа Мәлкән]] авылында туган. Милләте — татар. 7 сыйныф тәмамлаган. [[Казан]] шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән. [[1934]] елдан [[Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре]]ндә. [[1938]] елда [[Ленинград]] артиллерия училищесын тәмамлаган.
 
[[1941]] елның июненнән [[Бөек Ватан сугышы]]нда катнашкан. [[1942]] елдан [[КПСС]] әгъзасы. 398 нче җиңел артиллерия полкында (65нче җиңел артиллерия бригадасы, 18нче артиллерия дивизиясе, 3нче фронт өзү артиллерия корпусы, 65нче армия, 2нче Белоруссия фронты) дивизион командиры капитан Тапиков [[1945]] елның [[5 февраль|5 февралендә]], Эльбинг шәһәр-крепосте (Эльбонг[[Эльблонг]], [[Польша]]) янында [[Висла]]ны кичкәннән соң, плацдармда дошман контрһөҗүмен кире кайтарганда батарея уты белән идарә итеп, дошман гаскәренә һәм сугыш техникасына зур зыян китергән. Бу сугышта ул үзе дә һәлак булган. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның [[29 июнь|29 июнендә]] үлгәннән соң бирелгән. Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский орденнары белән бүләкләнгән.
 
[[Минзәлә]] шәһәрендә бер урам аның исеме белән аталган.