Бишбалта бистәсе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Бишбалта кирмәне: clean up, replaced: имән → имән using AWB
Юл номеры - 7:
Богылтау тавында 1000 ел тирәсендә Бишбалта авылы [[болгар]]лар тарафыннан нигезләнә. [[Идел буе Болгары]] хакиме [[Абд ар-Рахман ибн Мөэмин]] төньяк чикләре саклавы өчен Богылтау тавында кирмән сала. Шулай ук бу болгар әмире Бишбалта кирмәне янында Казан кирмәне нигезли. Ике кирмән шәһәрчеге [[Идел буе Болгары]] дәүләте төньяк чикләрендә сәүдә, һөнәрче (соңрак хәрби дә) үзәгенә әверелә.
 
Бишбалта авылы тирәсендә нарат һәм [[имән]] урманнары иде. Шуңа күрә болгарлар монда көймәләр ясый башлыйлар. [[Казан ханлыгы]] вакытында болгар-татарлар көймәләр Тәзик (Тәҗик) ком утравында (Бишбалта каршысында иде) ясыйлар.
 
Тәзик утравын урыслар Кунак утравы (Гостиный) дип атыйлар. Хәзер шушы утрау [[Маркиз утравы|Маркиз]] дип исемләнә.