Зур Нөркәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарих: clean up, replaced: имән → имән using AWB
Юл номеры - 74:
 
== Тарих ==
[[XVIII гасыр]]да нигезләнгән. Шул чорда Минзәлә елгасының көнчыгыш ягында мари кабиләләре, авылның көньяк-көнчыгышында чуаш халыклары яшәгәннәр. Моннан 5-6 йөз еллар элек монда башкорт милләтенән булган Нуркай исемле кеше килеп утырган. Ул терлек асрау белән шөгыльләнгән. Аның 40 баш аты булган. Аның Гаит һәм Даит исемле ике малае булган. Даит Кәүҗияк ягындагы чирәмлектә көтү көткән һәм шунда үлгән дип сөйлиләр. Нуркайга чирәмлектәге урын ошамаган һәм ул хәзерге Минзәлә елгасы буена килеп утырган. Нуркай агачларны төпләп, үзенә яшәү өчен урын әзерләгән. Ул килгәнче бу урыннар урман белән капланган булган. Урман күбрәк каен, [[имән]] агачларыннан торган. Урман эченнән Минзәлә елгасы аккан. Башка елгалар бу урыннарда булмаган. Үзе янына Нуркай Шәяхмәт исемле кешене чакыртып китергән. Нуркай үзе башкорт, ә Шәяхмәт Казан ягыннан килгән татар булган. Алардан соң татарлар, башкортлар килеп урнашкан. Шулай итеп Нөркәй авылы барлыкка килгән.
XIX гасырның II нче яртысында Нөркәй зур авылга әйләнә. Ул чакларда әле йортларның тәрәзәләре карыннан торган, түбәләре саламнан булган. 1885 нче елларда җир үлчәп бирүче (землемерлар) билгеләнгән. Алар җирләрне башкорт кешеләренә күбрәк, Казан татарларына азрак биргәннәр. Нөркәйдә Казан татарларын-аз җирле кешеләрне типтәрләр дип атаганнар. Шулай итеп сыйнфый катлау туган. Уфа губернасы, Минзәлә өязе Нөркәй волостена 32 авыл керә, аларда барлыгы 550 хуҗалык исәпләнә.