Сәгать (корал): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7:
'''Сәгать''' — [[тәүлек]] эчендәге [[вакыт]]ны үлчәү [[корал]]ы.
 
Вакытны санау өчен беренче җайланмалар [[кояш]] сәгатьләре булган. Аларны ясау гадәттән тыш гади: тигез мәйдан уртасына казык какканнар. Кояшлы көндә казык¬танказыктан хәзерге сәгать циферблаты кебек сызыклар сызылган мәйданга күләгә төшкән. Күләгә көнозын хәрәкәт иткән, һәм аның торышына карап кешеләр вакытны билгеләгәннәр. Ләкин болытлы көннәрдә һәм төннәрен кояш сәгатьләре эшләми. Су сәгате уйлап табалар. Бер савыттан икенчесенә тамчылап кына су агып утыра. Уклы калкавыч я күтәрелә, я төшә. Мондый сәгатьләр вакытны төнлә дә, көндез дә күрсәтәләр, тик су салып торырга гына онытма. Ә бер колбадан икенчесенә нечкә агынты булып коелып торган ком сәгатьләре безнең көннәрдә дә яшәп килә. Ләкин бу сәгатьләрнең берсе дә уңайлы булмыйлар.
Ләкин болытлы көннәрдә һәм төннәрен кояш сәгатьләре эшләми. Су сәгате уйлап табалар. Бер савыттан икенчесенә тамчылап кына су агып утыра. Уклы калкавыч я күтәрелә, я төшә. Мондый сәгатьләр вакытны төнлә дә, көндез дә күрсәтәләр, тик су салып торырга гына онытма. Ә бер колбадан икенчесенә нечкә агынты булып коелып торган ком сәгатьләре безнең көннәрдә дә яшәп килә. Ләкин бу сәгатьләрнең берсе дә уңайлы бул¬мыйлар.
 
Механик сәгатьләр турында беренче телгә алынган язмаларны галимнәр борынгы [[Византия]] кулъязмалары арасыннан табалар. Ул [[578 ел]]га туры килә. Беренче механик сәгатьләрдә бер ук — сәгатьне күрсәтә торган ук кына булган.
 
Европада беренче кесә сәгатен ясыйлар. [[Голландия]] галиме X. Гюйгенс 1657 елда сәгатькә тел (маятник) куя. Сәгать теле (авыр йөк асылган таякчык) тигез рәвештә як-якка тирбәлеп тора, һәр тирбәлешен ул бер үк вакытта башкара. Маятник¬сызМаятниксыз сәгатьләр көнгә 15 минутка арт¬каартка кала яисә алга китә торган була. Хәзер төгәл йөри торган маятниклы сәгатьләрнең артка калу яисә алга китүе тәүлеккә бер секундтан артмый. Маятник сәгатьнең йөрешен көйли.
 
Барлык сәгатьләр өчен дә зарури булган тагын бер деталь: энергия чыганагы бар. Бу — я авыр гер, я пружина, я электр батареясы.Әле күптән түгел генә барлык сәгатьләрнең дә иң мөһим өлеше — сәгатьне, минутны, секундны күрсәтә торган уклар иде. Ә хәзер уклары һәм циферблаты булмаган сәгатьләр ешрак күренә башлады.
Әле күптән түгел генә барлык сәгатьләрнең дә иң мөһим өлеше — сәгатьне, минутны, секундны күрсәтә торган уклар иде. Ә хәзер ук¬лары һәм циферблаты булмаган сәгатьләр ешрак күренә башлады.
 
Сәгать пыяласы астындагы тәрәзәчектә, бер-берсен алыштырып, сәгать, минут, секундны күрсәтә торган цифрлар барлыкка килә. Ә кайбер сәгатьләр айны, числоны, атнаның нинди көне икәнлеген дә күрсәтәләр.
 
Хәзерге фән һәм техника сәгатьләрдән инде механик маятник кына тәэмин итә алмаган тагын да зуррак төгәллекне таләп итәләр, һәм менә кварцлы сәгатьләр уйлап табылды. Аларда маятник урынына электр тогы тәэсирендә тирбәлә торган кварц пластинка куелган. Кварц «маятниклы» сәгать 30 елга нибары бер секунд алга китә яки артка кала. Тагын да төгәлрәк «ма¬ятниклармаятниклар» эзләп, катлаулы тирбәлеш хәрәкәтләре ясый торган молекулалар һәм атомнарга игътибар итәләр. Атом һәм молекуляр сәгатьләр — хәзерге заманда вакытны иң төгәл күрсәтә торган сәгатьләр.
 
Сәгать—бикСәгать — бик нечкә һәм төгәл механизм. Шуңа күрә, сәгатьләр ясаганда, кеше төрле-төрле төгәл кораллар, җайланмалар, механизмнар уйлап чыгарган.
 
== Чыганаклар ==