Пётр I: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Азов → Азак (6) using AWB
Юл номеры - 53:
[[1699 ел]]да патша тарафыннан Якын концелярия оештырыла.1711 елда Сенат төзелә. Сенат – иң югары дәүләт учреждениесе.Ул патша белән берлектә законнар кабул иткән, хөкем чыгарган, үзәктә һәм урыннарда дәүләт аппараты эшенә контролҗлек иткәнһәм юнәлеш биргән.
 
1718-1720 еллардагы реформа приказларны бетереп, алар урынына коллегияләр кертә. Башта аларның саны 11 булган.Тышкы эшләр коллегиясе –тышкы сәясәт, Хәрби коллегия – коры җир армиясе, [[Адмиралтейство]] коллегиясе – диңгез флоты (''беренче президенты'' [[Фёдор Апраксин]]), Юстиц-коллегия – гражданнар һәм җинаять судлары, Берг-коллегия – тау заводлары сәнәгате, Мануфактур-коллегия – мануфактура сәнәгате өчен җаваплы булган. Приказлардан аермалы буларак аларда карарлар күмәк төстә кабул ителгән.
 
==Җирле идарә реформасы==
1708 елда җирле хакимият аппаратын көчәйтү һәм идарш эшендә аның ролен күтәрү өчен Русия сигез губернага – Мәскәү, Ингерманланд (соңрак Петербург), Смоленск, Киев, Азак, Казан, Архангелогород, Себер губерналарына бүленә. Аларның башында патша тарафыннан билгеләнгән, тулы административ,бхәрби һәм суд хакимиятенә ия булган губернаторлар торган. Губерналар үз чиратында өязләргә бүленгәннәр.