Орски: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Танылган шәхесләр: мәгълүмат өстәү
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 74:
Бүгенге көндә Орски шәһәрендә әлеге таш мәчет бердәнбер санала.
 
Орск — бертуган [[Рәмиевләр]] өчен приисклардагы хуҗалыкларны берләштереп торучы үзәк булып торды. Биредә аларының мануфактура-галантерея кибетләре була. [[Закир Рәмиев]] [[Төркия]]дән укудан кайткач, шунда берничә ел яши, Орски сәүдәгәре Борнаевның кызына өйләнә. [[1918 ел]]дан [[Ырынбур]]дан китеп яңадан шунда төпләнәләр.
 
1909 елда Орскида татарлар арасында театр хәрәкәте ачыла. 1909 елда һәвәскәр спектакльләр уйнала башлы, 1911 елда драмтүгәрәк эшли башлый. Спектакльләрне драматург [[Мирхәйдәр Фәйзи]] куя. Бу түгәрәктән [[Хәким Сәлимҗанов]], [[Галия Нигъмәтуллина]], [[Бәдәр Йосыпова]] һ.б. артистлар чыккан.
Юл номеры - 80:
1918 елда [[Габдулла Дәүләтшин]] Орскига килеп төпләнгәч татар телендә «Ирек йолдызы» газетасын чыгара башлый. Атналык бу газетаның беренче битендә Хөкүмәт карарлары, икенче битендә сәяси темага багышланган чыгышлар урнаштырыла.
30нчы еллар язмышы әлеге мәчетне дә урап үтми. Аллаһ йорты [[1932 ел]]да ябылып, бары тик [[1990 ел]]да гына төзекләндерелә. Ә 2008 елда әлеге мәчет дин әһелләре ярдәме белән Орски аэропортының икенче катында намаз уку өчен беренче бүлмә ачыла.<ref>[http://www.azatliq.org/content/article/1886699.html Азан тавышы өчен 500 сум штраф]</ref>
 
== Танылган шәхесләр ==
* [[Мирхәйдәр Фәйзи]] – Орсктан ерак түгел бер авылда туып, Орскида укый, соңыннан китапханәче булып эшли, драматурглык эшен башлап җибәрә