Төп менюны ачу

Үзгәртүләр

5 байт убрано ,  4 года назад
к
clean up using AWB
'''Көньяк Корея''', рәсми атамасы '''Корея Җөмһүрияте''' ({{lang-ko|대한민국}} {{IPA|[tɛːhanminɡuk̚]}} ''тэха́н мингу́к'') — [[Көнчыгыш Азия]]дә, [[Корея ярымутравы]]нда урнашкан [[дәүләт]]. Рәсми атамасы ''Корея Җөмһүрияте'' булса да, гадәттә ''Көньяк Корея'' исеме ешрак кулланыла.
 
Көньяк Корея [[Корея ярымутравы]]ның көньяк өлешендә урнаша. Көнбатышта ярымутрау [[Сары диңгез]], көнчыгышта [[Япон диңгезе]], көньякта [[Корея бугазы]] һәм [[Көнчыгыш-Кытай диңгезе]] тарафыннан юыла. Илнең гомуми мәйданы — 99 617,38 км².
 
Административ яктан Корея 1 махсус статуслы шәһәргә, 9 провинциягә һәм 6 провинция хокуклы шәһәргә бүленә. Үз чиратында алар кечерәк административ берәмлекләргә бүленә.
 
==Тарих==
Ярты гасыр буе япон колонизаторлары изүе астында яшәгән ярымутрау азат ителгәч, [[1945 ел]]да аның төньягы – совет, көньягы АКШтәэсирендә кала. Сәяси котыплар аермалыгы искиткеч зур булуы аркасында 1948 елда Корея ике дәүләткә аерыла. Төньягы — социалистик, көньягы капиталистик үсеш юлын сайлый. [[1950 ел]]да Төньяк белән Көньяк арасында купкан гражданнар сугышына дөньяның күп илләре җәлеп ителә. Канкойгыч сугыш 1953 елда тәмамлангач, көньяклар Көнбатыш үсеш юлын сайлый.
 
1960 еллар ахырында ике ил арасында киеренкелек көчәйгәч, Көньяк Корея 1972 елда Бөек Корея стенасы төзи. Әлеге мәһшүр стена ярымутрауны буйдан-буйга кисеп үтә. 240 чакрымга сузылган корылма бары тик бер урында 10 километр арага өзелә. Әлбәттә, ул урыннарда да тычкан да үтә алмаслык тимерчелтәр корылган. Танкка каршы тора алырлык итеп төзелгән бу корылманы миллионнан артык кораллы солдат саклый. Көньяк Кореяга 32 млрд. вонга (аларның акча берәмлеге) төшкән бу стенаны төзүгә 800 мең тонна цемент, 200 мең тонна тимерарматура, 3,5 млн. тонна ком һәм комташ киткән. Аның җир астындагы нигезе 3 метрга, биеклеге 3тән алып урыны белән 5 метрга, киңлеге нигезендә 10нан алып 19 метрга кадәр җитә.
 
Югары власть даирәләрендә каршылыклар һәм сәяси низаглар бетерелгәч, 1992 елда беренче президент сайлангач, Көньяк Корея Азия континентының иң ярлы иленнән куәтле, икътисади алга киткән дәүләтенә әверелә. Тарих бер үк мәдәниятнең ирекле булганда уңышлы үсүен, ә тоталитар дәүләт кысаларына куып кертелгән КХДР сыман илнең алга китә алмавын ачык күрсәтте.
1 209 158

правок