Шамил Усманов: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
к →Тәрҗемәи хәле: clean up using AWB |
||
Юл номеры - 24:
'''Шамил Хәйрулла улы Усманов'''<ref>атасы кушкан исем '''Абдулла'''</ref> ([[1898 ел]]ның [[26 декабрь|26 декабре]] — [[1937 ел]]ның [[3 декабрь|3 декабре]]) — [[татар]] [[язучы]]сы, [[драматург]], җәмәгать эшлеклесе, [[Русиядә гражданнар сугышы|гражданнар сугышы]] каһарманы, [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы.
== Тәрҗемәи хәле ==
Ул [[1898 ел]]ның [[26 декабрь|26 декабрендә]] [[Сарытау губернасы]]ның Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге [[Пенза өлкәсе]]нең Кузнецк районы) [[Пәлдәнге]] авылында мөгаллим Хәйрулла-хәзрәт гаиләсендә туа.
[[1906 ел]]да аның әтисе, гаиләсен ияртеп, башта [[Әстерхан]] шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, [[Ырынбург]]тагы [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]нә эшләргә күчә. Шамил шунда мәдрәсәнең урта сыйныфын, аннары [[1914 ел]]да һөнәр училищесын тәмамлап, Февраль инкыйлабына кадәр [[Акчуриннар]]ның [[Сембер губернасы]]ндагы хәрби максатындагы [[Гурьевка]] һәм [[Зөябаш]] туку фабрикасында слесарь булып эшли.
[[1917 ел]]ның мартында ул большевиклар фиркасы сафына баса һәм урындагы оешмасының карары буенча [[Сызран]] тимер юл депосына эшкә күченә. Шул ук елның ноябрендә [[Казан хәрби округы]] Шамил Усмановка [[Сызран
Сәяси бүлектәге Ш. Усманов эшенең икенче зур юнәлеше — нәшрият. Үзәк мөселман хәрби коллегиясы органы — «Кызыл армия» газетасына яңа авторлар, журналистлар табуга күп көч түгә, берара үзе мөхәррирлек итә. Газатта Шамил Усмановның Совет Татарстаны җөмһүриятен төзү проблемаларына багышланган мәкаләләр басыла. [http://wikisource.org/wiki/%D0%90%D0%A2%D0%A1%D0%A1%D0%A0_%D0%BE%D0%B5%D1%88%D1%82%D1%8B%D1%80%D1%83_%D1%82%D1%83%D1%80%D1%8B%D0%BD%D0%B4%D0%B0%D0%B3%D1%8B_%D0%B4%D0%B8%D0%BA%D1%80%D0%B5%D1%82 Татарстан республикасы турында Декрет] чыккач, аның вакытлы органы буларак Инкыйлаби комитет төзелә, Ш. Усманов анын секретаре итеп билгеләнә. Бу органның төп максаты Татарстан Советларының Учредительный корылтаен җыю хәзерләү була. Бу эштә артык мөстәкыйль эш йөрткәнлектән (ул һәм көрәштәшләре корылтайда күпчелек делегатларның татарлардан булуын тәэмин итәргә ниятләгән), урыс [[шовинистлар]]ы оялаган [[Казан губернасы|Казан губерна]] комитеты аны, И. Фирдәвесне һәм И. Казаковны эштән читләштерә. Ш. Усманов Төркестан фронтына мобилизацияләнә. [[1922 ел|1922]] елга кадәр Төркстан фронты Хәрби–революцион советы әгъзасы.
Кире Казанга [[1922 ел]]ның мартында кайта. [[1925 ел|1925]]га кадәр Ш.Усманов, Татарстан Республика Революцион комитеты сәркатибе, Казандагы Уналтынчы мөселман пехота курсларында политбүлек начальнигы һәм Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул чорда аңа дивизия комиссары дигән хәрби исем бирелә.
[[1925 ел|1925]]—[[1926 ел|1926]] елларда Шамил Усманов Мәскәүдә Хәрби академия каршындагы курсларда укый, аннары, [[Ташкент]]ка җибәрелеп, Көнчыгышны өйрәнү институтының хәрби курсларында политбүлек начальнигы булып хезмәт итә. [[1927 ел]]да Шамил Усманов Хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм радиостанция төзү буенча республика халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, [[1930 ел]]дан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.
|